Галяутдинова Гульшат Ильшатовна

Татар телен өйрәтүдә уен элементлары
Балаларның бай рухлы, сау- сәламәт булып үсүендә уеннарның әһәмияте зур. Өлкәннәргә эштән бушаган вакытларда күңел ачу, ял итү, вакыт уздыру чарасы булса, бала өчен “уен – чын шөгыльгә, тормыш көрәшенә һәм хезмәткә әзерләнү ул”.
Уеннарның эчтәлегенә күз салсаң, аларның тормыш – көнкүрешнең һәм хезмәт төрләренең бер чагылышы икәненә ышанасың.
Уен дигәннән, кешелек җәмгыятенең үсеш дәверендә хезмәт формаларын чагылдыру рәвешендә барлыкка килгән, яшь буынны физик һәм әхлакый, эстетик яктан тәрбияләү вазыйфасын һәм шулай ук олылар өчен күңел ачу, вакыт үткәрү һәм көнкүрештә берәр эш-шөгыльне, йоланы үтәү вазыйфасын башкаруы мавыктыргыч чаралар системасын аңлыйбыз.
Укучыларның белем һәм күнекмәләрен арттыруда, аларның үз фикерләрен язмача яки сө ... Читать дальше »

Просмотров: 347 | Добавил: angel | Дата: 09.02.2018