Главная » Яңалыклар архивы

(Казан, 17 август, "Татар-информ"). Удмуртия Халыклар дуслыгында шәҗәрә төзергә өйрәтәләр. Бу хакта "Яңарыш" газетасы хәбәр итә. 

Дәрес 24 август көнне үткәреләчәк. Нәсел агачын төзергә өйрәнергә теләүчеләр "Шәҗәрә" клубына мөрәҗәгать итә ала, диелә хәбәрдә. 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/17/169853/

Просмотров: 263 | Добавил: angel | Дата: 17.08.2018

(Казан, 17 август, "Татар-информ"). Түбән Новгород татарларының "Нигез" җәмгыяте Түбән Новгород өлкәсендә урашкан татар авыллары хакында мәгълүмат җыя. Киләчәктә әлеге мәгълүматны алар Википедия һәм Викимапиягә урнаштырырга ниятли. Бу хакта "Нигез" җәмгыяте хәбәр итә. 

"Түбән Новгород өлкәсендәге татар авыллары бик үзенчәлекле. Аларның үз тарихы бар. Хәзерге заманда үз авылы турында нәрсәдер белүчеләр аз. Дөрес, авыллар хакында мәгълүмат интернет чыганакларда һәм китапханәләрдә күпмедер бар. Әмма аларны һәр кеше дә табып укый алмый. Бергәләп, без авылларыбыз тарихын тагын да популярлаштыра алыр идек", - диелә проектның максаты турында.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inf ... Алга таба укырга»

Просмотров: 190 | Добавил: angel | Дата: 17.08.2018

(Казан, 13 август, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Бу көннәрдә татар телендә “Common Voice” дип исемләнгән сөйләм таныгычы булдырылды. Оештыручы сүзләренчә, тупланган тавыш үрнәкләре сөйләм тану системаларында гына түгел, татар телен өйрәнүчеләргә сөйләмне камилләштерүдә куллану өчен дә бай материал була ала. Шуның өчен киң җәмәгатьчелекнең, күпсанлы волонтерларның ярдәме бик мөһим. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә сөйләм таныгычын гамәлгә куюда катнашкан Мансур Сайхунов хәбәр итте.

“Күптән түгел без бергәләп Intertat.tatar сайтына "Тәлгать" сөйләм җыйнагычын урнаштырган идек, ягъни текстны сөйләмгә күчерә торган программаны. Киресенчә кеше сөйләмен текст формасына күчерү системалары исә сөйләм тану өлкәсенә карый. М ... Алга таба укырга»

Просмотров: 175 | Добавил: angel | Дата: 13.08.2018

(Казан, 12 август, "Татар-информ"). Барда татар яшьләре "Чикләвек" инттелектуаль уенын үткәргән. Пермь крае татарлары мәдәни үзәге хәбәр итүенчә, уенда катнашкан 10 команда 2 сәгать дәвамында иң көтелмәгән сорауларга җавап биргән. 

Уен төрле темаларны чагылдырган 6 турдан торган. Аларның берничәсе Бардага һәм татар-башкорт халкына багышланган. Мисал өчен, "Чикләвек"тә катнашучылар Салават Фәтхетдиновның әтисенең исеме ничек, "Салават Юлаев" хоккей командасының эмблемасы нинди дигән сорауларга җавап эзләгән. 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/12/169554/

... Алга таба укырга»

Просмотров: 146 | Добавил: angel | Дата: 12.08.2018

(Казан, 7 август, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). "Интертат" сайтында чыккан яңалыкларны хәзер тыңлап та була. Сайтка Ольга Яковлеваның RHVoice программасы нигезендә эшләнгән “Тәлгать” сөйләм синтезаторы (җыйнагычы) урнаштырылды.

Яңалыкларны тыңлау өчен хәбәр янында ачылган төймәгә басарга кирәк. Туктату, пауза режимнары бар. Синтезаторны тавышландыручы - Тәлгат Хамматшин. Киләчәктә башка дикторларның тавышларын урнаштыру да күздә тотыла. "Тәлгать" сөйләм җыйнагычын Интертат сайтына ялгау эшендә "Татар теленең язма корпусы"проекты авторлары (Мансур Сайхунов, Рөстәм Хөсәенов һәм Тәүзих Ибраһимов) ясаган технологияләр кулланылды.

< ... Алга таба укырга»

Просмотров: 358 | Добавил: angel | Дата: 07.08.2018

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов Белем көне белән котлады“Бүген барыбыз өчен дә яңа уку елы башлана. Бу ел яңа белем, уңышлар һәм якты тәэсирләр алып килсен”, - диелә министр котлавында.

(Казан, 1 сентябрь, “Татар-информ”) . ТР Премьер-министр урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов Белем көне уңаеннан татарстанлыларга  котлау юллады.

Кадерле балалар, укучылар һәм студентлар! Хөрмәтле мөгаллимнәр һәм әти-әниләр!
Сезне чын күңелдән Белем бәйрәме белән котлыйм һәм Яңа уку елына иң изге теләкләрне юллыйм!

Әйтергә кирәк, ... Алга таба укырга»

Просмотров: 208 | Добавил: angel | Дата: 01.09.2017

Хөрмәтле сайт кунагы! Сезнең игътибарга бер сервис тәкъдим итәм. Әгәр сез мөгаллим икәнсез, бу яңалык сезгә тагын да камилрәк эшләргә ярдәм итәчәк!

LearningApps.org является приложением Web 2.0 для поддержки обучения и процесса преподавания с помощью интерактивных модулей. Существующие модули могут быть непосредственно включены в содержание обучения, а также их можно изменять или создавать в оперативном режиме. Целью является также собрание интерактивных блоков и возможность сделать их общедоступным. Такие блоки (так называемые приложения или упражнения ) не включены по этой причине ни в какие программы или конкретные сценарии. Они имеют свою ценнность, а именно Интерактивность.

Просмотров: 839 | Добавил: angel | Дата: 31.12.2016

Хөрмәтле сайт кунаклары! Барыгызны да Яңа Ел бәйрәме белән котлыйм!

Просмотров: 168 | Добавил: angel | Дата: 31.12.2016 | Комментарии (0)

Дусларымны, сайт кунакларын бәйрәм белән котлыйм!

Просмотров: 286 | Добавил: angel | Дата: 31.12.2016 | Комментарии (0)

« 1 2