Главная » 2018 » Август » 12 » Барда татар яшьләре "Чикләвек" интеллектуаль уены үткәргән
11:36
Барда татар яшьләре "Чикләвек" интеллектуаль уены үткәргән

(Казан, 12 август, "Татар-информ"). Барда татар яшьләре "Чикләвек" инттелектуаль уенын үткәргән. Пермь крае татарлары мәдәни үзәге хәбәр итүенчә, уенда катнашкан 10 команда 2 сәгать дәвамында иң көтелмәгән сорауларга җавап биргән. 

Уен төрле темаларны чагылдырган 6 турдан торган. Аларның берничәсе Бардага һәм татар-башкорт халкына багышланган. Мисал өчен, "Чикләвек"тә катнашучылар Салават Фәтхетдиновның әтисенең исеме ничек, "Салават Юлаев" хоккей командасының эмблемасы нинди дигән сорауларга җавап эзләгән. 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/12/169554/

Просмотров: 115 | Добавил: angel | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0