Төп » 2019 » Сентябрь » 19 » Яндекс яңа "Мин укытучы" программасын башлап җибәрә
18:50
Яндекс яңа "Мин укытучы" программасын башлап җибәрә

Яндекс Россия югары уку йортлары һәм региональ квалификация күтәрү институтлары белән бергә "Мин укытучы" дигән яңа программаны башлап җибәрәчәк. Өч ел эчендә анда 500 меңгә якын педагогика вузы укытучысы һәм студенты катнашачак. Аларны уку процессында ярдәм итәчәк яңа технологияләр һәм программлар кулланырга өйрәтәчәкләр. Педагогларга шулай ук мәгълүматларны җыю һәм эшкәртү ысуллары турында сөйләячәкләр - алар ярдәмендә өлгереш статистикасын алып бару һәм һәр баланың хаталарын анализлау җиңелрәк. Проектта инде 24 төбәк катнаша.

Карау: 23 | Йстәде: angel | Рейтинг: 5.0/1
Барлык комментарий: 0
avatar