Главная » 2018 » Август » 17 » Түбән Новгородның татар авыллары турындагы мәгълүматларны Википедиягә урнаштырачаклар
18:29
Түбән Новгородның татар авыллары турындагы мәгълүматларны Википедиягә урнаштырачаклар

(Казан, 17 август, "Татар-информ"). Түбән Новгород татарларының "Нигез" җәмгыяте Түбән Новгород өлкәсендә урашкан татар авыллары хакында мәгълүмат җыя. Киләчәктә әлеге мәгълүматны алар Википедия һәм Викимапиягә урнаштырырга ниятли. Бу хакта "Нигез" җәмгыяте хәбәр итә. 

"Түбән Новгород өлкәсендәге татар авыллары бик үзенчәлекле. Аларның үз тарихы бар. Хәзерге заманда үз авылы турында нәрсәдер белүчеләр аз. Дөрес, авыллар хакында мәгълүмат интернет чыганакларда һәм китапханәләрдә күпмедер бар. Әмма аларны һәр кеше дә табып укый алмый. Бергәләп, без авылларыбыз тарихын тагын да популярлаштыра алыр идек", - диелә проектның максаты турында.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/17/169862/

Просмотров: 132 | Добавил: angel | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0