Главная » 2018 » Сентябрь » 1 » Татарстанда программалаштыру буенча түләүсез курсларга яңа төркем җыю башланды
15:16
Татарстанда программалаштыру буенча түләүсез курсларга яңа төркем җыю башланды

(Казан, 1 сентябрь, “Татар-информ”). “Яндекс.Лицей” курслары программалаштыруны өйрәнергә теләүче мәктәп укучылары өчен түләсез укулар оештыра. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Яндекс.Лицей”га керү өчен, 9 сентябрьгә кадәр yandexlyceum.ru сайтында анкета тутырырга һәм онлайн-тест узарга кирәк.

“Яндекс.Лицей”га 8 яки 9 сыйныфта керергә була. Яшькә карамастан, ике ел дәвамында гомуми программа буенча шөгыльләнәләр. Дәресләрдә Python өйрәнелә, аңа IT-компанияләрдә һәм фәнни даирәдә ихтыяҗ бар.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/09/01/170737/

Просмотров: 145 | Добавил: angel | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0