14:38 Информацион-коммуникатив һәм уен технологияләре нигезендә "Кибеттә" дигән темага дәрес планы |
Информацион-коммуникатив һәм уен технологияләре нигезендә "Кибеттә" дигән темага дәрес планы. (1 нче сыйныф,рус төркеме) Төзеде: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Г.Ф.Гатауллина, 2015 ел Тема. Кибеттә Дәрес максатлары: Белем бирү максаты: өйрәнелгән лексик-грамматик материалны ныгыту,системага салу;эшчәнлекне планлаштыру һәм аны тормышка ашыру юлларын эзләү,табу,нәтиҗә ясау; Үстерү максаты: укучыларның фикерләү сәләтен, дәлилли һәм нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен үстерү,сүзлек запасын баету.Мавыктыргыч материаллар ярдәмендә татар телен өйрәнүгә кызыксынучанлыкны үстерү. Тәрбияви максат : -ризыкка хөрмәт тәрбияләү; -дөрес туклану турында сөйләшү -дустанә мөнәсәбәтләр тәрбияләү. Укытуның планлаштырылган нәтиҗәләре. Шәхси УУГ: -укуга карата кызыксыну хисе -укучы ролен үзләштерү -нәтиҗәләргә үзанализ һәм үзконтроль . Метапредмет нәтиҗәләр Регулятив УУГ: -Укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү -укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү Коммуникатив УУГ: -башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү -парларда эшли белү Танып-белү УУГ: -укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирә,тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү Дәрес тибы: ЛГКК Җиһазлау: ноутбук, мультимедия проекторы, экран, презентация, биремле карточкалар. Дәрес планы I.Оештыру. 1)исәнләшү,хәл сорашу; уңай психологик халәт тудыру; 2)һава торышы,яз билгеләре турында сөйләшү. II.Актуальләштерү. 1) фонетик күнегү; 2) аудирование; 3) туп белән алдагы дәрестә өйрәнелгән сүзләрне искә төшереп, туп белән уйнау; күплек кушымчаларын кабатлау; 4) әкият герое белән таныштыру,дәрескә сорау кую; 5) "Йортын тап"уены; дәреснең темасын,максатын ачыклау (укучылар). III.Тема өстендә эш. 1) яңа сүзләр бирү; 2) яңа сүзләр белән җөмләләр төзү; 3) ял минуты; 4) дәреслек белән эш (укып, тәрҗемә итү). IV.Белемнәрне ныгыту. 1) биремнәр (интерактив тактада эшләү) 2) "Ашамлыклар кибетендә" уены 3) җөмләләр белән эш (ЦОР) 4)ситуатив күнегүләр V.Рефлексия. VI.Йомгаклау. Дәрес барышы: I.Оештыру. Исәнмесез,укучылар! Килдегезме дәрескә? Уен-көлке эшләрегез Калдымы тәнәфестә? -Хәлләрегез ничек? Кәефләрегез ничек? -Укучылар,әйдәгез әле,кунаклар белән дә исәнләшеп алыйк. -Кунакларга хәерле көн теләп исәнләштек. Әйдәгез әле,укучылар,тәрәзәгә күз салыйк Ә бүген көн нинди? -Бик әйбәт.Хәзер нинди елның кайсы вакыты? II. Актуальләштерү. 1.Фонетик күнегү. 2. Прослушайте и укажите слова со звуком (җ) 3. Ә сез нинди яз билгеләрен беләсез? Укучылар,язын бал кортлары да уяна, бүген алар безнең дәресебезгә очып килделәр. Әйдәгез әле, алдагы дәрестә өйрәнелгән сүзләрне искә төшереп, бал кортлары белән уйнап алабыз.(туп белән уен) 4.Укучылар,беләсезме,безнең бүгенге дәресебезгә бер әкият герое килгән. (Слайдтагы рәсем күрсәтелә), Сез аны таныйсызмы? -Әйе.Бу-Незнайка. -Ә татарча исемен беләсезме? А по-татарски как его зовут? - Белмәмеш. -Әйе,Белмәмеш. Ребята, Незнайка многое не знает. И просит у нас помощи. Поможем ему? Ярдәм итәбезме? 5.Тактага күз салыйк әле. Тактада сүзләр буталган. Безгә әлеге сүзләрне өйләренә урнаштырырга кирәк. (йортларның төсе турында сүз) Кызыл йортка - җиләк-җимешләрне, яшел йортка - яшелчәләрне, сары йортка - татар халык ашларын. ( укыйлар, татар теленә хас булган авазлар кергән сүзләрне билгелиләр) - Укучылар бу сүзләрне бер сүз белән ничек әйтеп була? -Ашамлыклар кайда сатыла? (кибеттә) Как вы думаете о чём мы сегодня будем говорить? -Әйе, бүгенге дәресебезнең темасы -«Кибеттә». Бүген без дәрестә өйрәнелгән сүзләрне искә төшерербез,сүзлек запасын баетырбыз.Бу сүзләрне сөйләмдә дөрес кулланырга тырышырбыз.Дөрес туклану турында да сөйләшербез. -Белмәмешкә сезнең җавапларыгыз бик ошады. (Незнайке понравились ваши ответы.И он сегодня хочет остаться на нашем уроке.) III.Тема өстендә эш. 1.Яңа сүзләр. Кибеттә - в магазине Сатучы - продавец Сата - продает Эшли - работает Ничә сум? - сколько стоит? Әйдәгез әле ,яңа сүзләр белән җөмләләр төзеп карыйк. 2.Ял минуты. -Күрсәтегез, балалар, Ничек ботка ашыйлар?(сөтне эчәләр, аш пешерәләр, ипи кисәләр). Ял иттек.Хәзер урыннарга утырышабыз. 3. Әйдәгез әле, дәреслектәге рәсемгә карыйк. Диалогны укып, тәрҗемә итик. IV.Белемнәрне ныгыту. 1. Хәзер экранга күз салыгыз. -Узнай у продавщицы, есть ли эти продукты в магазине. (ЦОР) (Укучылар сорыйлар, аннан соң үзләренең дөреслекләрен тикшерәләр.) -Спроси, сколько стоят эти продукты.(ЦОР) (Укучылар сорыйлар, аннан үзләренең дөреслекләрен тикшерәләр.) 2. Игътибар иткәнсездер,безнең монда кибет бар.Әйдәгез,сатучы һәм сатып алучы булып уйнап алабыз.Белмәмеш тә өйрәнә торсын. (Вы,наверное,обратили внимание.У нас здесь есть магазин.А сейчас,давайте,немного поиграем. И Незнайка пусть смотрит и учится.) - "Ашамлыклар кибетендә" диалогы. -Исәнмесез. -Исәнмесез. -Әйтегез әле, сездә ипи бармы? -Әйе,ипи бар. -Ничә сум? -Ун сум. -Миңа ипи бирегез әле. -Рәхим ит. -Рәхмәт,сау булыгыз. -Исәнмесез. -Исәнмесез. -Әйтегез әле, сездә кефир бармы? -Юк,кефир юк. -Ә сөт бармы? -Әйе,бар. -Ничә сум? -Җиде сум. -Миңа сөт бирегез әле. -Рәхим ит. -Рәхмәт,сау булыгыз. -Бик әйбәт,укучылар.Менә Белмәмеш тыңлап торды,сез әле итагатьле итеп сөйләшә дә беләсез икән. Бу бик әйбәт сыйфат. 3.-Ә хәзер Белмәмеш дустыбызга нәрсәне эчәргә,нәрсәне ашарга кирәклеген аңлатып китәрбез. (А теперь,давайте,объясним нашей Незнайке,что можно пить,что кушать). Обратите внимание на экран. (ЦОРда укучылар Мин … эчәм. Мин … ашыйм. дигән җөмләләр төзиләр.) -Молодцы,булдырасыз. 4.-Белмәмеш сезгә рәхмәт әйтә.Аның сезгә сораулары да бар икән.Игътибар белән тыңлагыз. Как вы скажете: -что ты кушаешь на завтрак? -что ты пьёшь? (Укучылар бер-берсенә татарча сорау бирәләр һәм җавабын да әйтәләр.) -Даша,син иртән нәрсә ашыйсың? -Ботка ашыйм. Ә син нәрсә ашыйсың? -Мин ипи белән май ашыйм. Егор, ә син иртән нәрсә эчәсең? -Сок эчәм. Алия, ә син нәрсә эчәсең ? (диалог шулай төрле кешегә күчеп дәвам итә.) -Ребята,скажите пожалуйста,кто что кушает и что пьёт?Вы внимательно слушали? -А как вы думаете,они правильно питаются? -Әйе,укучылар,сәламәт яшәр өчен дөрес туклану бик тә кирәк. -Белмәмеш тә сезнең җаваплар белән бик кәнәгать.Аңа барсы да аңлашылды. V. Рефлексия. -Ребята,Незнайка собирается уходить.Но он хочет знать ваше мнение о сегодняшнем уроке. -Мин сезгә ике смайлик бирәм.Я вам даю два смайлика. Если вам всё было доступно и интересно,то поднимите весёлый смайлик. Те, кому было не понятно, не интересно, то поднимите грустный смайлик. (Укучылар тиешле смайликларны күрсәтәләр). -Очень хорошо.Незнайка вам тоже показывает свой смайлик и говорит вам "Спасибо". Белмәмеш тә сезгә үз смайлигын күрсәтә һәм рәхмәт әйтә. VI.Йомгаклау. -Димәк,без бүген "Кибеттә" темасы буенча сөйләштек.Әлеге тема буенча өйрәнелгән сүзләрне сөйләмебездә кулланып,сүзлек запасыбызны баеттык. -Бүген барыгыз да бик актив булдыгыз Бигрәк тә ........ . Сегодня все были активными,особенно …….. .Молодцы! - Шуның белән дәрес тәмам. Сау булыгыз. |
|
Всего комментариев: 0 | |