14:23
Татар теле дәресләрендә грамматик уеннар.

Татар теле дәресләрендә грамматик уеннар.

Закирова Гөлнур Фоат кызы,

татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

2016нчы ел.

Татар теле дәресләрендә укытучы баланың югары сөйләм культурасын формалаштырырга, ишетеп аңлау, уйлау, фикер йөртү, аралашу осталыгын, иҗади сәләтен үстерергә, мөстәкыйль эшләү омтылышын уятырга тиеш. Укучыларның белем һәм күнекмәләрен арттыруда, аларның үз фикерләрен язмача яки сөйләмә рәвештә формалаштыра белергә өйрәтүдә, үзара аралашу осталыгына ирешүдә, шулай ук балаларны тел фәне белән кызыксындыруда уеннарның әһәмияте зур. Дәресләрдә урынлы кулланылган уеннар укучыларны активлаштыра, аларның игътибарын дәрес материалына юнәлтә һәм иҗади халәт булдыра. Уеннар вакытында фән нигезләрен үзләштерү белән бергә укучы үз фикерләрен формалаштыра белү күнекмәләре дә ала.

Аеруча кече яшьтә балага белем һәм тәрбия уен аркылы бирелә. Шуның өчен укытучы, татар теле фәненән белем һәм тәрбия бирү бурычын күздә тотып, тел дәресләрендә балаларның уеннарын максатка ярашлы итеп оештырырга тиеш.

Татар теле дәресләрендә, аерым тел фактын өйрәнгәндә, сөйләү һәм язу күнекмәләре биргәндә, мавыктыргыч уеннар белән читенлек ситуациясе тудырылырга, уен элементлары кертеп, проблемалы сорау һәм мәсьәләләр куелырга тиеш. Аларны чишү балада үз көченә ышану тойгысы уята, аннан зуррак эшләрне башкаруга, катлаулы күнегүләрне эшләүгә дәртләндерә, максатка ирешүдә бернинди киртәләр алдында да тукталып калмау сыйфатын формалаштыра.

Укучы дәрестә никадәр актив катнашса, мөстәкыйль фикер йөртсә, һәр яңаны нәтиҗәле итеп тану ысуллары белән коралланса, грамматик теорияне һәм сөйләм практикасын үзләштерү процессы да шулкадәр уңышлы барачак. Укучылар тел фактларын кызыксынып, мөстәкыйль фикер йөртеп, анализлап өйрәнсә, шул анализга карата үзләре нәтиҗәләр дә ясап караса, материалны үзләштерү, һичшиксез, нәтиҗәле булачак.

Моның өчен дәрестә, аерым тел фактын өйрәнгәндә, сөйләү һәм язу күнекмәләре биргәндә, мавыктыргыч уеннар белән читенлек ситуациясе тудырылырга, проблемалы сорау һәм мәсьәләләр тәкъдим ителергә тиеш. Аларны чишүдә балада үз көченә ышану тойгысы уятырга, максатка ирешүдә бернинди киртәләр алдында да тукталып калмау сыйфаты формалаштырырга тиеш.

Уен күнегүләре туган телне өйрәнү белән укучыларны мавыктыру, сыйныфта грамматика дәресләрен җанлы, кызыклы итү, балаларның дөрес сөйләү һәм язу күнекмәләрен аңлап һәм җиңел үзләштерү булдыру теләгеннән чыгып эшләнде.

Дәресләрдә үзем куллана торган берничә грамматик уенны тасвирлап китәм.

“ Кем игътибарлырак?” уены.

Укытучы сүз әйтә, укучылар, сүздә ничә иҗек булса, шул тапкыр кул чабалар.

Әни, Гөлфия, Казан , мин, урам, яшим, өй, яңгыр, өстәлдә, ява, кыз, малай, әйтегез, ярамый, салкын, язам, әйт.

“ Кем күбрәк “ уены.

Исемнәрнең билгесен белдергән сүзләр әйтергә.

Җиләк ( тәмле,кызыл, татлы, зур.эре...)

Бала( нәни, елак, кечкенә, матур, акыллы...)

Урам( зур, киң, тар, матур, озын, кыска, чиста, пычрак...)

” Бу нәрсә” уены.

  • Мин сезгә сүзләр әйтәм, ә сез нәрсә турында сүз барганын әйтегез.

Татлы, кызыл, түгәрәк, буйлы-буйлы. (карбыз)

Кечкенә, ап-ак, куркак, йомшак. ( куян)

Чиста, тирән, түгәрәк.( күл)

Яшел, энәле, зифа буйлы. (чыршы)

“ Нинди сүз яшеренгән?” уены.

Тактага яратам сүзе языла. Укучылар шушы сүздәге алты хәреф белән сүзләр уйлыйлар һәм, чиратлашып, сүзләрне тактага язалар. ( яр, яра, ярат, ат, ата, атам, ят, ята, ятам, тар, тама, рама һ.б.)

“ Кем тизрәк” уены.

Ярыш үткәрелә. Бер үк хәрефтән башланган биш сүз язарга кирәк. Орфографик, каллиграфик дөрес итеп, биш сүзне кем алдан яза, шул: “ Мин бетердем!” – дип кычкырып әйтә һәм җиңүче була.

Мәсәлән: сабан, сабын, соры,суган, сөлге.

Бу уенны орфографик кагыйдәләре буенча да оештырып була: “ Беренче иҗегендә ө хәрефе булган 5 сүз языгыз” һ.б.

“ Икәү артык” уены.

Бу сүзләр 10 карточкага языла. 10 укучы да бер үк вакытта уенга керешә. Һәр укучы бу тамырдан булмаган ике сүзне табарга тиеш.

  1. Сусыл, сулы, сусау, сукыр, сугыш, сусыз, сугару.

  2. Сыну, сынык, сынучан, сынлы, сынау, сыныклы, сындыру.

  3. Боргыч, борау, борма, борчак, бормалы, борылыш.

  4. Табыш, табышмак, табак, табан, тапкыр, табылдык, табышлы.

  5. Югыч, юынтык, юату, юаш, юынгыч, юу, юылмаслык.

  6. Белгеч, белем, белдекле, беләк, белү, белемле.

  7. Тану, таныш, тансык, танышлык, танымаслык, танырлык.

  8. Телче, телгәләү, телләшү, телемле, телсез, телсезлек, телчән.

  9. Җирле, җирсез, җирән, җирләшү, җирәнгеч, җирлек.

10.Йомры, йомырка, йомарла, йомыш, йомычка, йомгак, йомык.

 

“ Киресен әйтешле” уены.

Ак - кара, җиңел - ..., кечкенә- ..., сары- ..., җан- .... һ.б.

 

“ Җитәкче бул” уены.

Сүзләр төрле сүз төркеменнән булырга тиеш. Мәсәлән, урман, ачы, өлгерде, миләш. Сүзләрне әйткәч, укытучы өч мәртәбә кул чаба. Шул вакыт эчендә уйнаучылар, шушы сүзләрне кертеп, җөмлә төзиләр.

“ Очучы синонимнар” уены.

Уен җитәкчесе туп ала да, синоним сүзләрнең берсен әйтеп, бер уенчының исемен атый һәм тупны шуңа ташлый. Мәсәлән, матур, гүзәл, чибәр һ.б.

 

Кулланылган әдәбият

  1. Абдуллина И.С., Багаутдинова Ә.Н. “Татарча сөйләшергә өйрәнәбез”. Укытучылар өчен методик кулланма. Чаллы: “КАМАЗ” нәшрияты, 1992.

  2. Айдарова С.Х. “К знаниям через игру”.Укытучылар өчен методик кулланма. Казан: Казан дәүләт гуманитар институты нәшрияты, 1998.

3. Вафин Ф. “Тел өйрәтүдә коммуникатив уеннар”. “Мәгариф” ,

№11, 2008, 28-30нчы битләр.

  1. Хәйдәрова Р.З. “Федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү шартларында татар теле һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту”. Яр Чаллы, 2015.

Просмотров: 392 | Добавил: angel | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0