Шәймөхәммәтова Алия Мөхәммәтҗан кызы

Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы Имәнкискә урта гомуми белем  мәктәбенең югары квалификацион категорияле татар теле укытучысы. Педагогик стажым- 23 ел.

Методик темам:

“Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә заманча укыту технологияләре куллану”

Заман таләпләре бүгенге көндә укыту процессында зур үзгәреш сорый. Укытучыларыбыз алдында бик тә җаваплы һәм әһәмиятле бурыч тора. Бу укытучыдан зур һөнәри осталык, түземлелек һәм заман таләп иткәнчә, югары технологияләрдән, мәгълүмати чаралардан хәбәрдар булуын таләп итә. Бүгенге көн укытучыдан иҗади эшли белүне таләп итә. Педагогик эшчәнлектә иҗадилык - бу, беренче чиратта, яңалыкка, үзгәрүчәнлеккә омтылу. Җәмгыятьтәге үзгәрешләрне уңай кабул итү өчен, укытучының заман белән бергә атлап баруы мөһим. Тәҗрибә педагогик эшчәнлекнең нигезе булса, яңалыкка омтылу үсеш - үзгәрешне тәэмин итә. Бүген укытучы, иҗади шәхес буларак, күп укырга, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге яңалыклар белән таныш булырга гына түгел, ә яңа педагогик технологияләрнең иң нәтиҗәлесен сайлап алып, үзләштереп эшли белергә дә тиеш. Бу сайтта бирелгән биремнәр дә (80% ы үземнеке) укытучыларыбызга методик ярдәм йөзеннән булдырылды. Укыгыз, өйрәнегез, эшегездә кулланыгыз! Дәресләрегез кызык, мавыктыргыч һәм шул ук вакытта файдалы да узсын!