14:29
Татар теле дәресләрендә педагогик технологияләр

Татар теле дәресләрендә педагогик технологияләр

Бүгенге көндә халык мәгарифе икътисадын, укыту техникасын һәм технологиясен, укытуны компьютерлаштыру мәсьәләләрен өйрәнү-тикшеренү эше киң җәелде. Шуңа бәйле рәвештә педагогик технология, педагогик техника төшенчәләре дә актив кулланылышка керде. Технология – (грек теленнән алынган сүз; сәнгать, осталык дигән мәгънәне белдерә) фәннең яисә җитештерү өлкәсенең билгеле бер тармагында кулланылучы методлар, алымнар, ысуллар җыелмасы ул. Педагогик технология укытуны, белемнәрне үзләштерүне, идея-фикерне, төрле чараларны, ысулларны планлаштыруны һәм гамәлгә ашыруны үз эченә ала. Аларның бурычы – укыту процессын, яңалыклар кертеп, даими камилләштереп тору, яңа дәреслекләр, укыту өчен кинофильмнар, компьютерларга программалар һ.б. ярдәмлекләр төзү. Хәзерге заман таләпләренә туры килә торган белем бирү шәхесне җәмгыятьтәге төрле үзгәрешләргә, тормыш сынауларына, фән нигезләрен ныклы үзләштерүгә әзерләүне күздә тота. Заманча технологияләр кулланып татар телен өйрәтү- уку-укыту процессын яңача оештыру ул. Ул түбәндәге максатларны күздә тотып башкарыла:

1) татар телен өйрәнүгә кызыксындыру, теләк уяту;

2) укучыларның танып-белү активлыгын арттыру;

3)телне өйрәнү буенча уңай шартлар булдыру;

4) укучыларның иҗади мөмкинлекләрен тулырак ачу. (Р.Б.Камаева).

Татар теле дәресләрендә планлаштырылган нәтиҗәлелекне эффектив тәэмин итә торган педагогик технологияләрне ассызыклыйк.

1) Шәхескә юнәлтелгән технология.

Татар телен ана теле буларак өйрәтүнең сыйфатын яхшыртуда әлеге технологияләр зур әһәмияткә ия. Аларның асылы-укучы шәхесенә хөрмәт белән карау, аның иреген чикләмәү, укытуның җитәкче күрсәтмәләренә сукырларча буйсынуга нигезләнгән төреннән ераклашу. Аның урынына үзара аңлашу, ихтирамлык мөнәсәбәте, иҗади эш стилен булдыру; инде хәзер мәгълүматны аңлы рәвештә кабул итәргә әзер булган, табигый сәләтен уңышлы файдалана белгән, төрле тормыш шартларында кулланылырлык тәҗрибәгә ия яшь буын тәрбияләү кирәк.

Күренекле педагаг Ш.А.Амонашвили шәхескә хөрмәт белән карау

технологиясендә телгә өйрәткәндә иң мөһим шарт итеп, укучыларның

язма, телдән сөйләм эшчәнлеге күнекмәләрен формалаштыруны , аңлап

укуны һәм лингвистик мөмкинлекләрне камилләштерүне сорый.

Ш.А.Амонашвили укучыларның эшен балалар белән бәяләүне дөрес түгел

дип исәпли. Ул балалар хезмәтен үзанализ ярдәмендә һәм сүз белән характерлап, сөйләп биреп бәяләргә тәкъдим итә.

2) Уен технологиясе.

Уен – гаҗәеп киң төшенчә. Шиллер уенны «һәр сәнгатьнең нигезе» дип санаган. Уен бөтен кешелек мәдәниятенең нигезендә ята, чөнки уен – иҗат эшенең беренче адымы. Ул – мәҗбүрилектән котылу юлы: кеше уйнаган вакытта ирекле уйный, тоя, иҗат итә башлый, бары тик яшәешнең табигый эчке законнарына гына буйсына.Укучылар коллективында уен һәм белем бирү бер-берсенә шул кадәр тыгыз үрелгән, кайбер очракларда аларның чикләрен билгеләү дә кыен, чөнки уенның кайчан шаярудан туктап, чын хезмәткә әйләнүен белеп булмый. Укучыларга хас хәрәкәтчәнлек, яңалыкка омтылыш күп.

Уеннарны гадәттә берничә төркемгә бүлеп йөртәләр:

-​ әле өйрәнелмәгән татар лексикасын үзләштерергә ярдәм итүче уеннар;

-​ өйрәнелгән лексиканы ныгытырга ярдәм итүче уеннар;

-​ грамматик кагыйдәләрне кызыклы формада бирүче уеннар;

-​ грамматик формаларны, җөмләдә сүзләр бәйләнешен һәм җөмлә төзү күнекмәләрен ныгытырга ярдәм итүче уеннар.

 

Формалары ягыннан алар телдән һәм язма уеннарга, өстәл һәм хәрәкәтле уеннарга бүленәләр.

 

Татар теле дәресләрендә уеннар материалның үзенчәлеге һәм эчтәлегенә, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә карап, дәреснең өч этабында да: белемнәрне актуальләштергәндә, яңа тема өйрәнгәндә һәм ныгытканда да кулланыла.

 

3) Проблемалы укыту.

Проблемалы укыту педагогик процессны укытучы җитәкчелегендә укучыларның проблемалы ситуацияләрне чишүгә юнәлтелгән эшчәнлеге буларак карый, шуның нәтиҗәсендә белемнәр үзләштерелә, күнекмәләр формалаштырыла, фикерләү үсә. Проблемалы укыту материалны проблемалы ситуацияләр төсендә тәкъдим итүне сорый. Проблемалы ситуация укучыны активлаштыручы эш-гамәлләр, сораулар ярдәмендә тудырыла. Укытучы укучыларны каршылыклы күренеш белән таныштыра, аны чишү юлын табарга тәгъдим итә. Бер күренешкә төрлечә якын килү юллары билгеләнә, сорауларкуела, проблемалы биремнәр бирелә. Проблеманы чишү барышында укучылар яңа белемнәрне үзләштерәләр, мәгълүмат алалар. Проблемалы укыту технологиясен гамәлгә ашыру өчен: иң үткен мәсьәләләрне сайлап алу, укытуның проблема тудыруга корылган моделен төзү, укытучының осталыгы, укучыны активлаштыра алуы кирәк.

4) Аралашуга өйрәтү технологиясе.

Аралашуга өйрәтү технологиясе, ягъни коммуникатив технология Е.И.Пассов, В.П.Кузовлев, В.Б.Царьков һ.б. хезмәтләренә нигезләнә.

Бу технологиягә корылган дәресләрдә күнегүләр системасы аралашуга корылган. Е.И.Пассов ике төр күнегүне аерып күрсәтә: шартлы тел күнегүләре һәм тел күнегүләре. Шартлы тел күнегүләре күнекмәләр үстерү максатыннан махсус оештырыла. Бу күнегүләр бер типтагы лексик берәмлекләрнең кабатлануына нигезләнә. Тел күнегүләре аша лексика һәм грамматиканы күпләп өйрәнү мөмкинлеге тормышка ашырыла. Күнегүләр эшләү барышында хаталарны төзәтү эше дә оештырыла. Фонетик хаталарны төзәтү максатыннан һәр дәрестә фонетик күнегүләр планлаштырыла. Татар теленә генә хас булган нинди дә булса аваз алына һәм 1-2 атна дәвамында шул авазны дөрес әйтү өстендә күнегүләр эшләнелә. Ә грамматик хаталарны төзәтүгә барлык укучыларның игътибарын тарту мөһим, ләкин кагыйдәләрне анлату озакка сузылырга тиеш түгел. Коммуникатив технологиянең өстенлеге укыту процессында сөйләм материалын барлык балаларның да үзләштерә алуы өчен шартлар булдыруда.

 

 

5) Тәнкыйди фикерләү технологиясе

“Критик” фикерләү, беренче карашка, “тәнкыйди фикер йөртү, тәнкыйть күзлегеннән карау” дип кабул ителә. Ләкин белем бирү системасында бу төшенчә стандарт булмаган фикерләүне, укытуның иң югары дәрәҗәдә камилләшүен ассызыклый. Билгеле, укыту эшчәнлеге икеяклы процесс. Шунлыктан критик фикер йөртү дә ике яктан тәңгәл булырга тиеш. Бүген алынган мәгьлүматның иртәгә гамәлдән төшеп калуы гадәти хәл. Төрле өлкәләрдә үзлегенннән белем алып, аны тормышта куллана алучы шәхес кенә замана белән бергә атлый ала.

Алшартлар нидән гыйбарәт? Укучының белемнәрне пассив үзләштерүе түгел, киресенчә, алардан танып белү эшчәнлегендә актив файдалана алуы беренче урынга чыга. Бүгенге көндә мәгълүматны интернет ресурслардан иркен табарга мөмкин. Бары тик үзеңә кирәген сайлап алып, үз карашыңны формалаштырырга гына кирәк. Тагын бер үзенчәлек – ул бергәләп коллективта эшләү, “киртәләрсез” аралашу.

Г.Селевко фикеренчә, критик фикерләү – интеллектуаль (гамәли) эшчәнлек төре: мәгълүматны кабул итү, төшенү, хәтердә калдыру, иҗади, интуитив фикерләү кебек психологик төшенчәләрне ала. Критик фикерләү технологиясенең үзенчәлек төрләре:

- белем бирүнең эчтәлеге аның күләмен яки мәгълүматның санын түгел, бәлки укучының бу мәгълүмат белән тулысынча идарә итә алуын хуплый: танып белү, үзләштерү, аңлап төшенү, гамәлдә куллану;

- белем алуда мөстәкыйль рәвештә күнекмәләр булдыру;

- коммуникатив эшчәнлеккә нигезләнгән икеяклы процесс;

- танып- белүдә үтеләсе материалның уңай һәм тискәре якларын ачу;

- төгәл билге.

Критик фикерләү:

  • төпле сораулар,

  • ышанычлы дәлиллләр,

  • уйланылган адымнар.

Критик фикерләү:

  • кызыксыну

  • эзләнү,

  • үз-үзеңә сорау кую (ни өчен?)

  • җавап табу,

  • үз фикереңне булдыру,

  • башкалар фикеренә колак салу,

  • кабул ителгән карарга тәнкыйть күзлегеннән карау.

Критик фикерләүче шәхеснең характер сыйфатлары (Д.Халперн технологиясе буенча):

  • Эзлекле әзерлек, ният. Яңа фикер көтмәгәндә туа һәм һәрвакыт буталчык була. Бу сыйфат фикерне билгеле бер эзлеклелеккә тезәргә мөмкинлек бирә. Фикер төгәллеге, эзлеклелеге – ышаныч чыганагы.

  • Сизгерлек. Әгәр дә укучы башкалар фикерен кабул итеп аңламаса, ул үз фикеренең очына чыга алмый дигән сүз. Сизгерлек тоеп сайларга ярдәм итә.

  • Таләпчәнлек. Авыр хәлдән чыгу юлларын эзләүне, гадәттә, без һәрвакыт арткы планга калдырабыз. Үз-үзеңә таләпчән булу – уңышка ирешүнең нигезе.

  • Үз хатаңны таный белү. Критик фикерләүче үз хатасын вакытында танып төзәтә, нәтиҗә ясый, яңаларын булдырмау өстендә эшли.

  • Төшенү. Аңлап төшенү уйларны контрольдә тотарга булыша.

  • Компромисслы килешү. Әйтелгән төпле фикер башкалар тарафыннан расланмаса, ул сүздә генә калачак.

Д.Барелл критик фикерләүченең түбәндәге сыйфатларын өстен куя:

- проблеманы чишүче

- таләпчән

- үз-үзен контрольдә тотучы

- башкаларның идеяләрен “аңлап төшенүче”

- проблеманы бергәләп чишүче

- әңгәмәдәшен тыңлый белүче

- билгесезлектән курыкмаучы

- проблеманы төрле күзлектән чыгып караучы

- һәр бәйләнешне күз уңында тотучы

- кеше фикеренә колак салучы

- күзаллаучы, үзмаксатлы

- тупланган белем һәм күнекмәләрне нәтиҗәле файдаланучы

- кызыксынучан, эзләнүчән

- мәгълүматны актив үзләштерүче.

Бу технология укучыга нәрсә бирә:

  • мәгълүматның кабул итү тәэсирен көчәйтә,

  • кызыксыну уята,

  • критик фикерләргә этәрә,

  • җаваплылык, үзаң формалаштыра,

  • белем алуның сыйфатын күтәрә,

  • бергәләп эшләтә,

  • үзеңне замана белән бергә атлаучы шәхес итеп тоярга мөмкинлек бирә.

Критик фикерләү технологиясе укытучыга нинди мөмкинлекләр ача:

  • сыйныфта ачык һәм эшлекле мөнәсәбәт булдыра,

  • сыналган уку-укыту модельләрен, нәтиҗәле методларны файдаланырга этәрә,

  • үз эшчәнлеген анализлый белүне таләп итә,

  • һөнәри осталыкны ачарга ярдәм итә.

Критик фикерләү технологиясенең төп критерийлары:

  • укучы белән укытучы арасында киртә, “барьер” юк. Алар әңгәмәдә, укыту эшчәнлегендә икесе дә тигез хокуклы.

  • Укытучы мәгълүмат чыганагы түгел, ә юнәлеш, юл күрсәтүче буларак карала. Ул укыту эшчәнлеген кызыклы һәм мавыктыргыч итеп оештыра.

6) Иҗади үсеш технологиясе.

Укыту процессында яңа педагогик технологияләрне куллану - яңа метод һәм алымнарны үстерергә, яңача эшләргә ярдәм итә. Без, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, дәрестә өйрәнгән теманы җиңел юл белән үзләштерә торган, белем сыйфатын күтәрүгә файдалы булган технологияләрне кулланырга тырышабыз. Профессор Ә.З.Рәхимовның " Иҗади үсеш технологиясен" дәресләрдә куллану да уңай күренеш. Бу технология өч өлештән тора. Беренчесе - төшенчәнең эчтәлеген һәм аңа билгеләмә бирү буенча эш итү ысулын гомимиләштерү, икенчесе - укучылар эшчәнлеген төркемнәрдә оештыру, өченчесе модельләштерү.

Модельләр, схемалар белән эш итәргә даими өйрәткәндә, фәнни сөйләм кыскара, автоматлаша һәм фикергә әверелә. Шул рәвешле, тыштан материальләшкән чара укучыларның фикерләү чарасы булып хезмәт итә башлый.

Модельләштерү дәреснең аерым бер этабы буларак кертелә. Модель төзү - иҗади эш. Аның аша укучылар төшенчәнең үзенчәлекле билгеләрен һәм эчке бәйләнешләрен ачалар. Шул нигездә, ул белем алуга кызыксыну уяту чарасы да булып тора.

Модельләштерү дәрестә төшенчә өстендә эш белән нык бәйләнгән. Төшенчә формалаштыру - дәреснең мөһим этабы. Чөнки төшенчә -логик фикер йөртүнең төп формасы булу белән бергә укучыларда фәнни белемнәр булдыруның төп чарасы да. Төшенчә формалаштыру дигәндә, аның эченә кергән мөһим билгеләр җыелмасын табу һәм төшенчәгә кергән предметларның күләмен ачу күз алдында тотыла. Мәсәлән, мин сүз төркемнәрен өйрәнгәндә, модель төзү һәм төшенчәгә билгеләмә бирүне түбәндәгечә башкарам:

1 нче бирем. сүз төркеменең моделен төзергә ( төркемләп һәм тактада эшләү).

2 нче бирем. Модельгә таянып, сүз төркеменең билгеләмәсен чыгарырга һәм бер-береңә, үз-үзеңә әйтергә.

3 нче бирем. Укучылар төзегән билгеләмәнең дөреслеген дәреслектә бирелгән билгеләмә белән чагыштыру, тулыландыру. Нәтиҗә чыгару.

Күргәнебезчә, билгеләмәнең тулылыгын анализлаганда, модель укучыларга күзәтү материалы аша табылган барлык мөһим билгеләрнең кереп бетү- бетмәвен ачыкларга нык ярдәм итә. Аннан соң, дәреслек белән чагыштырып, билгеләмә камилләштерелә һәм модельгә дә өстәмәләр кертелә.

Иҗади фикерли белү исә - иң кыйммәт бәяләнүче сыйфат.

“Иҗадилык – үз шәхесеңне, фикерләвеңне, аң һәм интеллектыңны даими камилләштерү. Иҗади эшчәнлектә кеше үсә, махсус тәҗрибә туплый, үзенең табигый сәләтен һәм мөмкинлеген ача, ихтыяҗын канәгатьләндерә. Шул рәвешчә, иҗадилык кеше тормышын алга илтүче төп көчкә әверелә”, - ди “Иҗат психологиясе” дигән китабында Әхмәт Зәки улы Рәхимов. Балада мондый үсешне аны шәхес итеп караганда гына күреп була. Яңача укыту технологиясенең нигезендә нәкъ шул – укучы һәм укытучы арасында яңача мөнәсәбәт тора. Укытучы укучыны үзе белән тигез шәхес итеп карарга тиеш. Дәрес балага авырлык китермәскә, киресенчә шатлык – бәхет алып килергә, дәрестән бала ниндидер ләззәт, канәгатьләнү хисе алып чыгарга тиеш. Моны бары тик яңача фикерләүгә омтылган укытучы гына булдыра ала. Ул укучысын үз фикере, бәясе, үзенә генә хас тормыш тәҗрибәсе булган, иҗади сәләткә ия шәхес итеп кабул итә ала.

 
Просмотров: 784 | Добавил: angel | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0