14:20
ТАТАР ТЕЛЕ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ УЕН ТЕХНОЛОГИЯСЕН КУЛЛАНУ

ТАТАР ТЕЛЕ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ УЕН ТЕХНОЛОГИЯСЕН КУЛЛАНУ

Сафиуллина Л.Н. Казан шәһәре, 111 нче мәктәп

Уен гаҗәп киң төшенчә. Шиллер уенны “һәр сәнгатьнең нигезе” дип санаган. Уен бөтен кешелек мәдәниятенең нигезендә ята, чөнки уен – иҗат эшенең беренче адымы. Ул мәҗбүрияттән котылу юлы: кеше уйнаган вакытта ирекле уйлый, тоя, иҗат итә башлый, бары тик яшәешнең табигый эчке законнарына гына буйсына.

Укучылар коллективында уен һәм белем бирү бер-берсенә шулкадәр тыгыз үрелгән, кайбер очракларда аларның чикләрен билгеләү дә кыен, чөнки уенның кайчан шаярудан туктап, чын хезмәткә әйләнүен белеп булмый. Укучыларга хас хәрәкәтчәнлек, яңалыкка омтылыш күп очракта уенда уңай нәтиҗәсен бирә, балада үз-үзенә ышаныч уята. Ул чын-чынлап укучыга хезмәтне алыштыра.

Уен һәм аның кызыклы элементлары укучыларда йөгерек, аңлы, сәнгатьле уку, текст, дәреслек белән эшләү күнекмәләре булдыру өчен гаять кирәкле, нәтиҗәле чара-алымнарның берсе булып тора. Уен алымнарын, эш төрләрен төрлечә сайларга мөмкин. Ләкин шуны да онытмаска кирәк: уен оештырганчы, төп бурычны билгеләү, укучыларны теоретик яктан әзерләү, аның шартлары һәм үзара аралашу кагыйдәләре белән таныштыру мөһим. Бурычлар үтәлеп, чишелешнең дөреслеге тикшерелсә һәм нәтиҗә бәяләнсә генә уен максатка ярашлы була.

Татар теле дәресләрендә уеннар материалның үзенчәлеге һәм эчтәлегенә, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә карап, дәреснең өч этабында да: белемнәрне актуальләштергәндә, яңа тема өйрәнгәндә һәм ныгытканда да кулланыла. [1:41-42]

Рус телле балаларны татар теле белән кызыксындыру зур көч сорый. Аларның телне өйрәнүгә теләген сүндермәү, дәрескә кызыксыну һәм стимул булдыру өчен, дәрестә уеннар куллану нәтиҗәле. Уен вакытында укучының иҗат мөмкинлеләре ачыла, мөстәкыйльлеге арта, оештыру сәләте үсә. Уен кайбер балалар өчен хыяллану, кайберләренә күңелле ял итү чарасы да булып тора. Укытучы өчен уен – балаларны яхшырак аңлау, аларга тагын да ныграк якынаю чарасы да. Чөнки нәкъ менә уен вакытында укытучы һәр баланың нәрсәгә сәләтле булуын, аның оештыру мөмкинлекләрен яхшырак күрә ала, холкын, гадәтләрен яхшырак аңлый. Уен ярдәмендә оялчан, үз эченә бикләнгән балаларны да уятырга мөмкин. Уендагы текстка, җырга кушылып, аның кагыйдәләрен үтәп, я булмаса, ниндидер роль башкарып, бала үз көченә ышанырга, эшләгән эшенә бәя бирергә өйрәнә, анда ярдәмләшү, игътибарлылык кебек сыйфатлар тәрбияләнә.

Укыту процессында уен эшчәнлеге төрле функцияләр үти:

- мавыктыргыч (бу уенның төп функциясе – мавыктырырга, күңелен күрергә, кызыксыну уятырга);

- коммуникатив (сөйләм диалектын үзләштерү);

- диагностик (уен барышында үз-үзеңне танып белү);

-милләтара коммуникацияләр (бөтен кешеләр өчен дә бер булган мәдәният кыйммәтләрен үзләштерү).

Дәрестә укытучы, уеннар кулланып, укучыларның танып-белү эшчәнлеген оештырганда, аларның иҗади сәләтләрен ачарга тырышу максатын куя. Уен һәрвакыт эмоция һәм акыллылык таләп итә, шулай ук тиз арада җавап кабул итүне сорый (ничек җавап бирергә, нәрсә эшләргә, ничек җиңәргә?). Бу сорауларны чишәргә тырышу уйнаучыларның уйлау эшчәнлеген көчәйтә. Уен барышында балаларның татарча сөйләшергә тырышулары бик зур уңай факт булып тора. Уен алымнарын, эш төрләрен төрлечә сайларга мөмкин. Ләкин һәр уен ныклап уйланылган, һәрьяклап эшкәртелгән булырга тиеш. Уеннарны, гадәттә, берничә төркемгә бүлеп йөртәләр:

1) әле өйрәнелмәгән татар лексикасын үзләштерергә ярдәм итә торган уеннар;

2) өйрәнелгән лексиканы ныгытырга ярдәм итә торган уеннар;

3) грамматик кагыйдәләрне кызыклы формада бирә торган уеннар;

4) грамматик формаларны, җөмләдә сүзләр бәйләнешен һәм җөмлә төзү күнекмәләрен ныгытырга ярдәм итә торган уеннар.

Формалары буенча алар телдән һәм язма, өстәл һәм хәрәкәтле уеннарга бүленәләр. Сүзләр белән бәйле күптөрле биремнәр дә балаларда кызыксыну уята:

- аерым билгеләр буенча сүзләр табу (беренче яки соңгы аваз, хәреф һәм иҗек буенча; бирелгән тема ягъни рәсем буенча; синонимнар һәм антонимнар табу һ.б.)

- сүз төзү (төшеп калган хәрефләрне кую; таралган хәрефләрне тиешле тәртиптә урнаштыру һ.б.);

- яңа сүзләр ясау (бер хәрефне икенчесе белән алмаштыру; хәрефләр, иҗекләр өстәү яки алып ташлау, ягъни сүзне озайту, я кыскарту һ.б.);

- бирелгән сүзләр белән сүзтезмәләр төзү.

Хәрефләрне өйрәнгәндә, түбәндәге уеннарны бирергә мөмкин:

1.Агачка груша рәсемнәре ясалган. [ә] авазы кергән сүзләр уйлау. Һәр сүз уйлаган саен бер грушаны буяу.

2. Әйткән сүзләрдә ү хәрефе булса кул чаптыру (үрдәк, урман, күл, бүре, урам, күлмәк һ.б.)

Күзәтүчәнлекне үстерүгә юнәлдерелгән уеннар дәресне җанландырып җибәрә. Мәсәлән, “Нәрсә бар?” уены (әйләнә-тирәдәге мөмкин кадәр күбрәк әйбернең исемен атыйлар); “Кем күбрәк күрде?” (рәсемнәрдә сурәтләнгән әйберләрне, аларның билгеләрен, хәрәкәтләрен саныйлар); “Кем игътибарлырак?” (бер әйберне, аның мөмкин кадәр күбрәк өлешләрен, билгеләрен әйтәләр); “Кем тизрәк укый?” уены (буталган текст бирелә, укучылар, җөмләләр төзеп, хикәяне укыйлар).[2:115-116]

Татар теленә өйрәтүдә рольле уеннарны куллану да әһәмиятле алым булып тора. Аларның өйрәтү мөмкинлекләре зур һәм тәкъдим ителгән ситуацияләрдә укучылар аның белән иркен эш итәләр. Рольле уеннар берничә этаптан тора: өйдә яки сыйныфта әзерләнү, сыйныфта уенны оештыру, йомгаклау этаплары. Уенны оештырганда, укытучы берничә факторны истә тотарга тиеш:

- укучыларның коммуникатив эшчәнлеген активлаштыру;

- сөйләм эшчәнлеге дәрәҗәсенең төрле булуын истә тотып, балаларга рольләрне дөрес бүлеп бирү;

- уенның нәтиҗәсе укучыларның хисси халәтенә бәйле булу;

- укучыларга яхшы таныш булган ситуацияләрне файдалану;

  • үзара ярдәмләшү, телдә актив аралашу мохите булдыру.

Рольле уеннар диалогик сөйләмне үстерүдә бик нәтиҗәле чара булып тора.

Аеруча башлангыч сыйныфларда бу алымны актив кулланырга мөмкин. Рольле уенда парлап һәм төркем составында да катнашырга була. Төркем белән эшләгәндә, әкиятләрне үзгәртеп, тулыландырып, өстәмә сораулар ярдәмендә коммуникатив максатка ирешергә мөмкин. Мәсәлән, 1 нче сыйныфта “Шалкан”, “Теремкәй” әкияте мисалында лексик һәм грамматик материал ныгытыла. Әкиятне сәхнәләштерүдә катнашучы һәр бала үз исеменнән әлеге геройга характеристика биреп китә. Мәсәлән, “Шалкан” әкиятендәге шалкан үзе турында түбәндәгечә сөйләргә мөмкин: “Мин – шалкан. Мин сары, зур, тәмле”. Шул рәвешчә, һәр герой үзе турында сөйләп китә. 2 нче сыйныфта “Күмәч” әкиятен үткәндә, һәм төрле текстларны укыгач, әлеге уен төрен кулланырга була. Укучылар бу уенда бик теләп катнашалар, бер-берсенә ярдәм итәләр.

Болардан тыш төрле уен элементларын кулланырга мөмкин. Бөтен дәресне ситуацияле уенга кормыйча, аның билгеле бер этабында гына да уен элементы кертеп җибәреп була. Мәсәлән, “Мин чисталык яратам”, “Кибеттә”, “Базарда”, “Туган көнгә чакыру” кебек рольле уеннар бик кызыклы. Аны, гадәттә, шушы темаларга караган лексика һәм репликаларны өйрәнгәндә куллану уңай нәтиҗә бирә. Диалогик сөйләмне үстерүдә дә әһәмиятле чара булып тора. Телне авыр үзләштергән балаларда да кызыксыну уяна.

Ял минутлары уздырганда да уен элементлрына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Бу күптән үткән лексиканы искә төшереп торуда отышлы чара. Мәсәлән, укытучы сүзтезмәләрне, җөмләләрне рус телендә әйтә, укучылар татарчага тәрҗемә итеп, хәрәкәтләр белән күрсәтәләр (мин тимераякта шуам, мин чәч тарыйм, мин бит юам һ.б.) Ел фасылларына хас булган билгеләрне өйрәнгәндә дә, укучылар билгеләрне төрле хәрәкәтләр белән күрсәтәләр (җил исә, буран, кар ява, яфраклар коела һ.б.)

Укыту процессы барышында белемнәр генә түгел, бала дәрестә алган хисләр, тәэсирләр дә мөһим. Дәрестә мәкаләләләр, әйтемнәр, шигырьләр өйрәнү укучыларга телне үзләштерергә ярдәм итә. Мондый алымнар ярдәмендә яңа материалны ныгытырга, шулай ук үткән материалны күңелле итеп кабатларга мөмкин.

Татар теле дәресенә кызыксынуны арттыру өчен дәресләрдә төрле көйләр һәм җырлар кулланырга була. Җыр күңел ачу моменты гына түгел, лексик запасларны арттыру, грамматик конструкцияләрне яхшырак үзләштерү чарасы да. Ул сүзне әйтү күнекмәләрен ныгыта, эстетик кабул итүгә тәэсир итә, коллективны туплый. Сыйныфта яхшы психологик климат урнаша, эмоциональ тонус арта.

Дәресләрдә уен алымнарын куллану укучыларның белем дәрәҗәсен генә күтәреп калмый, телебезгә тирән мәхәббәт тә тәрбияли.

Файдаланылган әдәбият:

1. 2014/2015 нче уку елында татар телен укыту үзенчәлекләре: методик тәкъдимнәр/ төз. Д.Ш.Гыйльманов. – Казан: Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, 2014. – 52 б.

2. Волкова Р., Гарәфетдинова Р. Башлангыч мәктәптә татар телен чит тел буларак өйрәтүдә уен алымнарын һәм методларын куллану. – Казан: Мәгариф, 2014. – 128 б.

Просмотров: 40 | Добавил: angel | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0