14:17
Татар теленә өйрәтүдә заманча педагогик технологияләр

Рима Камаева,

Казан (Идел буе) федераль университеты Алабуга институтының татар филологиясе кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты

Мәгариф" журналы, 2014 ел, 11-12 саннар

Укучылар эшчәнлеген активлаштыру һәм интенсивлаштыруга юнәлтелгән педагогик технологияләр

Уен технологиясе

Уен – бала эшчәнлегенең, тормышының аерылгысыз бер өлеше. Тәрбия чарасы буларак, ул балаларның камилләшүенә, шәхес буларак формалашуына, үзгәрүенә этәргеч булып тора. Балага белем һәм тәрбия уен аркылы яхшырак бирелә. Ул уйнаган вакытта бик күп нәрсәләрне таный, үзенә күнекмәләр ала. Уен формасында оештырылган дәресләр фән белән кызыксынуны көчәйтә, баланың мөстәкыйльлеген үстерә.

Педагогика һәм психология өлкәсендә укыту методы буларак, уен ХХ гасырның 70 нче елларында киң тарала. Укыту процессында уен технологиясе максатчан булуы белән гомуми уен эшчәнлегеннән аерылып тора. Хәзерге көндә мәктәпләрдә уку-укыту процессын активлаштыру һәм интенсивлаштыру максатыннан уен эшчәнлеге түбәндәге очракларда файдаланыла:

1) фәнне өйрәнүдә мөстәкыйль технология;

2) нинди дә булса технологиянең бер состав өлеше;

3) дәрес яки аның бер этабы (кереш өлеше, яңа теманы аңлату яки ныгыту, күнегүләр эшләү яки контроль эш һ.б.);

4) дәрестән тыш эшләр технологиясе.

Дәресләрдә уен технологиясе уенга корылган төрле ситуацияләр аша тормышка ашырыла һәм уку эшчәнлегендә кызыксындыру, эшкә дәртләндерү чарасы буларак файдаланыла. Уен технологиясе укучыларның танып белү активлыгын үстерә, акыл үсешен активлаштыра, аларда яңа сыйфатлар булдыруга ярдәм итә. Уен вакытында фән белән кызыксыну көчәя, мөстәкыйльлек, ихтыяр көче, игътибарлылык арта, хәтер яхшыра, уйлау күнекмәләре камилләшә.

Укытучы педагогик уенның төп асылын аңлаганда гына уку белән уенны аралаштыру процессы уку-укыту эшчәнлегендә уңай нәтиҗәләргә китерә. Уен аша укытучы укыту һәм тәрбия бурычларын уңайлы хәл итеп кенә калмый, ә укучы белән аралашуны да җайга сала. Балалар коллективын берләштерүдә, туплауда, дусларча мөгамәлә урнаштыруда да уенның әһәмияте зур.

Беренче чиратта уеннарны эшчәнлек төре буенча берничә зур төркемгә бүлеп карарга кирәк: хәрәкәтле уеннар, интеллектуаль уеннар, психологик уеннар, иҗтимагый уеннар.

Педагогик эшчәнлеккә бәйле рәвештә түбәндәге уен төрләрен аерып күрсәтергә мөмкин: дидактик уеннар (бу төр уеннар укучыларда белем-күнекмәләр формалаштыруга һәм камилләштерүгә, танып-белү эшчәнлеген киңәйтүгә юнәлтелгән), тәрбияви уеннар, иҗади уеннар, коммуникатив уеннар.

Үткәрү методикасы буенча уеннар бик күп төрләргә бүленә: предметлы уеннар, сюжетлы уеннар, рольле уеннар, эшлекле уеннар һ.б.

Төрле фәннәргә бәйле рәвештә уеннар берничә төргә бүленә: математик уеннар, химик уеннар, физик уеннар, экологик уеннар, музыкаль уеннар, әдәби уеннар, спорт уеннары һ.б.

Уеннар яңа теманы үзләштерү, белемнәрне ныгыту, гомум уку күнекмәләрен формалаштыру, иҗади сәләтләрен үстерүдә куелган бурычларны уңай хәл итүдә зур мөмкинлекләргә ия.

Башлангыч сыйныфларда уен – татар теле дәресләрендә уку эшчәнлеген оештыруның югары нәтиҗәле чарасы. Аны белем бирүнең барлык этапларында да кулланып була. Ул әзерләнгән һәм әзерләнмәгән сөйләмне формалаштыру һәм үстерү өчен уңай шартлар тудыра, кыенлыкларны җиңү шатлыгын тоярга булыша, коллекивизм рухы тәрбияли. Уен балаларның фикерләвен, сөйләмен һәм хәтерен үстерә.

Башлангыч сыйныфларда укучылар предметлы уеннарны, әкият геройларына бәйле булган рольле уеннарны теләп башкаралар. Ә төп һәм урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары тарафыннан тормыш-көнкүреш темаларына аралашуга багышланган рольле уеннар, хезмәт эшчәнлеген чагылдыра торган һөнәри (эшлекле) рольле уеннар уңышлы башкарыла.

Рольле уеннарның укучыларны өйрәтү мөмкинлекләре зур. Уеннарны парлап та, төркемләп тә үткәрергә мөмкин. Мондый уеннарны үткәрү өчен пьеса формасында уенның моделе төзелә. Укучыларга рольләрнең сүзләре бүлеп бирелә. Уен вакытында катнашучылар бер-берсе белән аралашалар, аларның табигый рәвештә нәрсәдер әйтү, нәрсә турында булса да сорау, әңгәмәдәшенә җавап бирү теләге туа. Бу уеннар берничә этаптан тора: әзерләнү этабы (сценарий төзү, уен өчен кирәкле материалларны әзерләү, үткәрү планын төзү, максат-бурычларны билгеләү, уен кагыйдәләрен ачыклау, рольләрне бүлешү, төркемнәргә бүленү, консультацияләр үткәрү һ.б.), уенны үткәрү этабы (кирәкле чыганаклар белән эшләү, төркемнәрнең чыгышы, дискуссияләр үткәрү, экспертларның эшләре һ.б.), йомгаклау этабы (уенга анализ ясау; бәяләү; нәтиҗә ясау, киңәшләр бирү һ.б.). Рольле уеннар төрле типтагы дәресләрдә дә уңышлы кулланылалар.

Уенны оештырганда, түбәндәге максатларны күз алдында тоту мөһим:

1) укучыларның аралашу (коммуникатив) эшчәнлеген активлаштыру;

2) сөйләм эшчәнлеге дәрәҗәсенең төрле булуын истә тотып, рольләрне дөрес бүлү;

3) тормышта укучыларга яхшы таныш булган ситуацияләрдән файдалану;

4) үзара ярдәмләшү, телдән дөрес актив аралашу мохиты булдыру.

“Күренекле шәхесләр” уены.

Һәрбер укучы бер күренекле кешене сайлап ала һәм беренче заттан аның турында сөйләргә тиеш була. “Күренекле шәхес” укытучы өстәле янына чыга, ә калган укучылар аңа сораулар бирәләр. Ролен тиз танытмас өчен, бу уенчы сорауларга турыдан-туры ачык итеп җавап бирми. Әгәр төркемдәге укучылар бу шәхесне танысалар, фамилиясен кәгазьгә язып, укытучыга бирәләр. Берничә дөрес җавап табылганнан соң, укытучы уенны туктата һәм җиңүчене билгели.

“Күршеләр” уены.

1. Иң башта укучылар үзләренең күршеләре турында сөйлиләр. Укытучы укучылардан күршеләре белән ничек яшәүләрен сораштыра: күршеләре аларны борчымыймы, бигрәк тә нәрсә аларга комачаулый (кирәкле-кирәксез шакылдау, көчле тавыш белән телевизор карау, музыка тыңлау һ.б.). Күршеләрдән канәгатьсезлек сәбәпләре тактага язылып куела. Шуннан соң төркем парларга бүленә, биремнәр таратыла. Һәрбер пар күрсәтелгән сәбәпләрнең берсен сайлап ала, диалог төзеп, аны уйнап күрсәтә. Аннан соң парлар яңадан төркемнәргә берләшәләр һәм күршеләр белән яхшы яшәү кагыйдәләрен төзиләр.

2. Бу уен мәгълүмат җыюга нигезләнеп төзелә. Уенда катнашучылар бәйрәм табыны янына чакырыла. Табын янында күрше утыручалар арасында әңгәмә оештырыла, алар кайчандыр бер-берсен күргән кебек, ләкин кайчан, ничек очрашулары турында хәтерли алмыйлар. Уенчыларның төп максаты – шул очрашуны ачыклау. Сөйләшү барышында кунаклар бер-берсе белән танышалар, кайда яшәүләре, кайда укулары турында һ.б. сорашалар.

Коммуникатив уеннар

“Парыңны тап” уены.

1. Уен башланыр алдыннан һәр укучы нинди дә булса мәгълүматның бер өлеше язылган карточкалар ала һәм икенче өлешен (ягъни үзенең парын) табарга тиеш була. Мондый уеннарны җөмләләр, диалоглар, хикәяләр төзегәндә актив кулланырга мөмкин.

2. Төркемдә һәр укучының пары бар, ләкин парлар билгеле түгел. Һәр укучы бер-берсенә сораулар биреп парын табарга тиеш. Укытучы уенда катнашучыларга, билгеле бер вакытта сәяхәткә җыенырга тәкъдим итә. Моның өчен билгеле бер шартларны үтәргә кирәк. Катнашучыларның бурычы – үзеңә юлдаш табу. Шул максаттан чыгып, укучылар бер-берсе янына киләләр һәм бергә сәяхәткә чыгарга тәкъдим ясыйлар, аларның планнарын сораштыралар, үзләренең сәяхәт шартлары белән таныштыралар. Уенчылар үзләренең парларын тапканчы, шулай бер-берсе белән аралашалар.

3. Уенга катнашучылар икешәр карточка алалар. Беренче карточкага кызыксыну өлкәсе, гадәтләр, ә икенчесенә – тапшыраласы бүләк исеме языла. Бүләк дөрес тапшырылсын өчен, бер-береңнең гадәтен, нәрсә белән кызыксынуын яхшырак белергә кирәк. Моны үзара аралашу вакытында гына ачыкларга мөмкин.

“Интервью алу”.

Интервью уздыру өчен, иң мөһиме сораулар төзергә кирәк, аны таблица, схема формасында да тәкъдим итәргә мөмкин.

1. Иң башта интервью алына торган кеше турында барлык мәгълүматны белергә кирәк.

2. Кем? нәрсә? кайда? кайчан? ни өчен? ничек? кебек сораулар кулланылырга тиеш. “Әйе”, “юк” кебек җавап бирә торган сораулар кулланылмасын.

3. Сорауларны әзерләгәндә, тыңлаучыларның фикерләрен дә исәпкә алырга кирәк.

4. Әгәр әңгәмәдәшең сорауны аңламаса, сорауга ачыклык кертелә.

5. Соңгы сорау йомгаклау характерында булырга тиеш. Иң соңыннан әңгәмәдәшеңнең тыңлаучыларга нәрсә әйтергә теләвен ачыкларга кирәк. Сораштыруны түбәндәгечә оештырырга мөмкин:

4-5 укучы такта янына чыга, сорауга җавапны алар, акбур ярдәмендә рәсем ясап, тактага төшерергә тиеш булалар. Башка уенчылар да үзләренең рәсемнәрен төшерәләр. Аннан соң төркемнәргә берләшеп, нинди ситуациядә үзләрен ничек тотулары турында әңгәмә коралар.

Уен технологиясен уку-укыту процессында куллана башлаганчы, иң башта кайсы темаларны уен аша өйрәнү максатчан булуын ачыкларга кирәк. Уенны оештырганда, вакыт бүленешен төгәл билгеләргә кирәк, чөнки ял вакытларында уен кагыйдәләре бозылырга һәм уенның нәтиҗәлелеге түбән булырга мөмкин. Рус балаларына татар телен өйрәтүдә уен технологиясе куллану бигрәк тә нәтиҗәле. Уеннар куллану балаларга тел материалын гамәли эшчәнлектә үзләштерергә булыша.

Шул рәвешле без уку процессын оештыру һәм идарә итүнең нәтиҗәлелегенә нигезләнгән кайбер педагогик технологияләргә һәм укучылар эшчәнлеген активлаштыру һәм интенсивлаштыруга юнәлтелгән педагогик технологияләргә гомуми күзәтү ясадык, аларның төп үзенчәлекләре, татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә куллануның уңышлы якларын аерып күрсәттек.

Әдәбият.

1. Гайфуллин В.Г. Педагогик технологияләр // Мәгариф, 2000. – № 4. – Б. 7–10.

2. Заһидуллина Д.Ф. Урта мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы: Методик кулланма. – Казан: Мәгариф, 2000. – 335 б.

3. Сәмигуллин Г.Х., Баһавиев И.И. Укучыларның проект эше белән идарә итү // Мәгариф, 2004. – № 12. – Б. 2–13.

4. Хайдарова Р.З. Научно-педагогические аспекты билингвального образования в Республике Татарстан. – Набережные Челны, 2006. – 200 с. һ.б.

Просмотров: 46 | Добавил: angel | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0