Төп » 2022 » Март » 2 » Мәктәпләрдә Бөтенроссия тикшерү эшләре башланды
14:24
Мәктәпләрдә Бөтенроссия тикшерү эшләре башланды

Быел дүртенче, сигезенче сыйныф укучылары аларны гадәти режимда язачак, ә 11 нче сыйныф укучылары өчен уздырылу тәртибен мәктәп үзе хәл итәчәк. 11 нче сыйныфлар өчен тикшерү эшләрен тапшыру 1 марттан 25 мартка, калганнар өчен 15 марттан 20 майга кадәр планлаштырыла. Әлеге вакыт кысаларында һәр сыйныф һәм предмет өчен мәктәпләр үзләре билгеләячәк. Эш вариантлары һәр уку йорты өчен индивидуаль рәвештә биреләчәк. 11 нче сыйныф укучыларына тарих, биология, география, физика, химия һәм чит телләр инглиз, немец һәм француз телләре буенча эшләр башкарырга туры киләчәк. Әлеге фәннәр буенча тикшерү эшләре Бердәм дәүләт имтиханын (БДИ) тапшыру өчен предметларга эләкмәгән мәктәп укучылары өчен үткәрелә.

Дүртенче сыйныф укучылары рус, математика һәм әйләнә-тирә дөнья буенча, бишенче сыйныф укучылары-рус, математика, тарих, биология буенча тикшерү эшләрен язачак. Алтынчы һәм сигезенче сыйныф укучылары өчен рус һәм математика, ә җиденче сыйныфларда чит тел буенча эшләрне язу мәҗбүри булачак. Тагын ике фән буенча тикшерү эшләре  очраклы сайлау нигезендә үткәреләчәк.

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте мәгълүматлары буенча, кайбер тикшерүләрне компьютерда башкарырга мөмкин. Быел дүртенче, сигезенче сыйныф укучылары күпчелек фәннәр буенча тикшерү эшләрен тапшырганда бер дәрескә — 45 минутка сыешырга тиеш.

https://mon.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/2061494.htm

Карау: 185 | Йстәде: angel | Рейтинг: 5.0/1
Барлык комментарий: 0
avatar