Төп » 2022 » Март » 02

"Шаян ТВ" каналы татар җырын башкаручыларның "Сәйлән" IV Балалар телевизион фестивален үткәрү турында игълан итте. Фестиваль 2022 елның 17 гыйнварыннан 2022 елның 12 ноябренә кадәр үткәрелә.

Фестивальдә Татарстан Республикасында һәм Россия Федерациясенең башка субъектларында яшәүче 6 яшьтән 13 яшькә кадәрге (шул исәптән) балалар катнаша ала. 

Фестивальдә татар телендәге түбәндәге жанрдагы җырлар башкарылырга тиеш:

- Татар халык җыры;

- Ретро җыр;

- Альтернатив музыка (джаз, рэп, рок, фолк һ. б.);

- Балалар җыры;

«Сәйлән» балалар эстрада конкурсы "Шаян ТВ" каналында дүрт ел элек старт алды. Ул вакытта 6 яшьтән алып 15 яшькә кадәр яшь башкаручыла ... Алга таба укырга»

Караулар: 235 | Өстәде: angel | Дата: 02.03.2022 | Комментарийлар (0)

Быел дүртенче, сигезенче сыйныф укучылары аларны гадәти режимда язачак, ә 11 нче сыйныф укучылары өчен уздырылу тәртибен мәктәп үзе хәл итәчәк. 11 нче сыйныфлар өчен тикшерү эшләрен тапшыру 1 марттан 25 мартка, калганнар өчен 15 марттан 20 майга кадәр планлаштырыла. Әлеге вакыт кысаларында һәр сыйныф һәм предмет өчен мәктәпләр үзләре билгеләячәк. Эш вариантлары һәр уку йорты өчен индивидуаль рәвештә биреләчәк. 11 нче сыйныф укучыларына тарих, биология, география, физика, химия һәм чит телләр инглиз, немец һәм француз телләре буенча эшләр башкарырга туры киләчәк. Әлеге фәннәр буенча тикшерү эшләре Бердәм дәүләт имтиханын (БДИ) тапшыру өчен предметларга эләкмәгән мәктәп укучылары өчен үткәрелә.

Дүртенче сыйныф укучылары рус, математика һәм әйләнә-тирә дөнья буенча, бишенче сыйныф укучылары-рус, математика, тарих, биология буенча тикшерү эшләрен язачак. Алтынчы һәм сигезенче сыйныф укучылары өчен рус һәм математика, ә җи ... Алга таба укырга»

Караулар: 168 | Өстәде: angel | Дата: 02.03.2022 | Комментарийлар (0)

Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә яңа «Апуш» балалар татар театр студиясенә кастинг узды. Анда Казан, Лаеш, Балтач, Арча районнарыннан 9-15 яшьлек 100 гә якын бала катнашты.

Укучылар үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәттеләр – җырлар башкардылар, шигырьләр сөйләделәр, биеделәр, шулай ук жюри әгъзаларының биремнәрен үтәделәр. Кастингта катнашучыларны Россиянең халык артисты, «Сәйдәш» мәдәният үзәге сәнгать җитәкчесе Лима Кустабаева, театр актеры, актерлык осталыгы буенча укытучы, «Апуш» студиясе җитәкчесе, «Перспектива» гранты иясе Алия Фәйзрахманова, театр актеры Резедә Сәләхова, вокал буенча педагог Лилия Зәйнуллина, театр актеры, җырчы, музыкант Ильяс Фәйзрахманов бәяләде.

Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова ТР башкаласында татар театр студияләрен ачарга кирәклеген билгеләп үтте. «Без ... Алга таба укырга»

Караулар: 193 | Өстәде: angel | Дата: 02.03.2022 | Комментарийлар (0)