Төп » 2022 » Март » 2 » “ШАЯН ТВ” балалар каналы IV нче “Сэйлэн-2022” татар җырын башкаручы балалар телевизион фестивален үткәрү турында игълан итте
14:26
“ШАЯН ТВ” балалар каналы IV нче “Сэйлэн-2022” татар җырын башкаручы балалар телевизион фестивален үткәрү турында игълан итте

"Шаян ТВ" каналы татар җырын башкаручыларның "Сәйлән" IV Балалар телевизион фестивален үткәрү турында игълан итте. Фестиваль 2022 елның 17 гыйнварыннан 2022 елның 12 ноябренә кадәр үткәрелә.

Фестивальдә Татарстан Республикасында һәм Россия Федерациясенең башка субъектларында яшәүче 6 яшьтән 13 яшькә кадәрге (шул исәптән) балалар катнаша ала. 

Фестивальдә татар телендәге түбәндәге жанрдагы җырлар башкарылырга тиеш:

- Татар халык җыры;

- Ретро җыр;

- Альтернатив музыка (джаз, рэп, рок, фолк һ. б.);

- Балалар җыры;

«Сәйлән» балалар эстрада конкурсы "Шаян ТВ" каналында дүрт ел элек старт алды. Ул вакытта 6 яшьтән алып 15 яшькә кадәр яшь башкаручылардан меңгә якын гариза килгән. Барлык балалар да катнаша алган, һәр гариза каралган, тик бердәнбер шарт — җырларны бары тик татар телендә генә башкару. Жюриның бурычы гади генә түгел — ул иң яхшыларны сайлап алырга тиеш. Тыңлауларны узып, 30 бала фестивальнең икенче этабына эләгә һәм ике ай дәвамында телеканал сайтында тамашачылар өчен онлайн-тавыш бирү үткәрелә, аның нәтиҗәләре буенча иң күп тавыш җыйган 16 конкурсант ярымфиналга үза.

Конкурс нигезләмәсе белән биредә танышырга мөмкин.

https://mon.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/2061552.htm

Карау: 254 | Йстәде: angel | Рейтинг: 5.0/1
Барлык комментарий: 0
avatar