Төп » 2022 » Февраль » 8 » 10 февральдән Татарстанда «Ел укытучысы» конкурсының зона этаплары башлана
15:50
10 февральдән Татарстанда «Ел укытучысы» конкурсының зона этаплары башлана

«Россия Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсы ел саен иҗади эшләүче педагогларны ачыклау, аларга ярдәм итү һәм бүләкләү, перспективалы белем бирү идеяләрен һәм практикаларын популярлаштыру, шулай ук педагог һөнәренең уңай имиджын формалаштыру максатыннан үткәрелә.

Быел конкурс түбәндәгечә үткәрелә:

мәктәп этабы - 2021 елның 16-23 декабрь,

муниципаль этап - 2021 елның 17 гыйнварыннан 2022 елның 25 гыйнварына кадәр;

зона этабы - 2022 елның 10 февраленнән 5 мартына кадәр аерым график буенча. 

Төбәк этабы 2022 елның 20-25 мартында узачак.

Конкурс ике телдә - русча һәм татарча булачак.

Конкурсның зона этабы 9 конкурс мәйданчыгында узачак: Биектау, Бөгелмә, Спас, Балык Бистәсе, Югары Ослан, Тукай, Актаныш, Тәтеш районнарында һәм Казанда.

Конкурсның төбәк этабын Казан шәһәре мәктәпләре базасында үткәрү планлаштырыла. 2022 елның 25 мартында Татарстанда «Ел укытучысы» конкурсын ябу тантанасы була, аның җиңүчесе «Россия Ел укытучысы» конкурсының йомгаклау этабында катнашачак.

https://mon.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/2054267.htm

Карау: 306 | Йстәде: angel | Рейтинг: 5.0/1
Барлык комментарий: 0
avatar