Төп » 2022 » Февраль » 09

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның яшь галимнәре белән очрашты. Очрашу Россия Фәннәр академиясе Казан фәнни үзәгенең Е.К. Завойский ис. Казан физика-техник институтында узды.

Рөстәм Миңнеханов җыелучыларны 8 февральдә билгеләп үтелә торган Россия фәне көне белән котлады. «Очрашуыбызга шатмын. Без барыбыз да аңлыйбыз: фәннән башка безнең держава шундый алдынгы була алмый. Безнең перспективалы яшь галимнәр бар. Бүген миңа яңа тикшеренүләр турында сөйләделәр. Мин инде якын арада алар нигезендә гамәлгә ашырылачак гамәли әйберләрне дә күрәм. Гомумән алганда, безнең фәнне алга таба үстерү буенча зур планнарыбыз бар», - дип ассызыклады ул.

Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, бүген республикада академик фән үзәге (Академик шәһәрчек) булдыру мәсьәләсе карала. «Аңлау бар. Фәнни эчтәлек өлеше – академикларныкы, ә без ... Алга таба укырга»

Караулар: 318 | Өстәде: angel | Дата: 09.02.2022 | Комментарийлар (0)