Төп » 2022 » Февраль » 9 » Рөстәм Миңнеханов Татарстанның яшь галимнәре белән очрашты
11:17
Рөстәм Миңнеханов Татарстанның яшь галимнәре белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның яшь галимнәре белән очрашты. Очрашу Россия Фәннәр академиясе Казан фәнни үзәгенең Е.К. Завойский ис. Казан физика-техник институтында узды.

Рөстәм Миңнеханов җыелучыларны 8 февральдә билгеләп үтелә торган Россия фәне көне белән котлады. «Очрашуыбызга шатмын. Без барыбыз да аңлыйбыз: фәннән башка безнең держава шундый алдынгы була алмый. Безнең перспективалы яшь галимнәр бар. Бүген миңа яңа тикшеренүләр турында сөйләделәр. Мин инде якын арада алар нигезендә гамәлгә ашырылачак гамәли әйберләрне дә күрәм. Гомумән алганда, безнең фәнне алга таба үстерү буенча зур планнарыбыз бар», - дип ассызыклады ул.

Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, бүген республикада академик фән үзәге (Академик шәһәрчек) булдыру мәсьәләсе карала. «Аңлау бар. Фәнни эчтәлек өлеше – академикларныкы, ә без инфраструктура үсешендә актив катнашырга әзер. Бездә яхшы база бар, әмма безгә куәтне җитди рәвештә арттырырга кирәк, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Бездән шундый өметле яшь галимнәр китсә, бик үкенечле булачак. Киресенчә, безгә килергә омтылып торсыннар өчен, үзләрен уңайлы хис итсен өчен, шундый шартлар тудырырга кирәк. Бүген федераль мөмкинлекләр күп, без бу эшкә актив керешәчәкбез».

Рөстәм Миңнеханов шулай ук берничә сорауга җавап бирде. Шулардан Томск шәһәре белән синтетик биология һәм фармакология буенча яңа консорциум төзү турында тәкъдиме булды. ТР Президенты билгеләп үткәнчә, төбәкләр арасында фәнни элемтәләрне ныгыту бик зур әһәмияткә ия. «Бер төбәк периметрында ябылып калырга ярамый. Без һәрвакыт партнерлар эзләргә тырышабыз, һәм бу эшкә бик теләп керешәчәкбез», - диде ул.

Казан дәүләт аграр университеты белгеченнән авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү буенча мәгълүматлар базасын булдыру тәкъдиме килде. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, мондый платформа эшләү техниканы нәтиҗәлерәк кулланырга мөмкинлек бирәчәк. "АСКда техниканың сезонлы кулланылуы сер түгел. Матди-техник өлешкә чыгымнар зур, ә комбайн ике ай эшли. Әгәр безнең мәгълүматлар базасы тулы булса, без авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләүнең нәтиҗәлелеген арттырачакбыз һәм хезмәт итү вакытын да арттырачакбыз», - диде ТР Президенты.

Яшьләр арасында фәнне популярлаштыру турында да сөйләштеләр, аерым алганда, республика лагерьларында даими фәнни сменалар хисабына. Татарстан Президенты бу инициативаны хуплады: «Бу эшкә безнең студентларны, волонтерларны җәлеп итәргә кирәк. Минемчә, уртак сменалар, форумнар оештыру, безнең югары уку йортларының потенциалын актив куллану, укытучыларны җәлеп итү кызыклы булачак. Без бу юнәлешне тулысынча хуплыйбыз».

Шулай ук очрашу кысаларында фәнни эшләнмәләрне җитештерүгә кертү һәм телләрне өйрәнү өчен яңа инструментлар булдыру турында да сөйләштеләр.

ТР Президенты матбугат хезмәте материаллары буенча

https://mon.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/2054951.htm

 

Карау: 319 | Йстәде: angel | Рейтинг: 5.0/1
Барлык комментарий: 0
avatar