Төп » 2022 » Февраль » 07

Бүгенге көннән, уку планы нигезендә, беренче сыйныф укучылары өчен 7 февральдән 12 февральгә кадәр өстәмә каникуллар оештырылды. Мәктәпләрдә саф һавада уртак чаралар планлаштырылган, балалар музейларга һәм театрларга, "Россия - минем тарих" тарихи паркына барачак. 7 февральдә балаларга "Оркестрның тылсымлы кыллары" проекты кысаларында Дәүләт симфоник оркестры музыкантлары мастер-класс күрсәтәчәк, "Яшьлек" балалар иҗаты үзәгендә "Чиста күк өчен рәхмәт" дип аталган кәгазь самолетлар очырту буенча шәһәр ярышлары узачак. 12 февральдә "Россия чаңгы юлы-2022" массакүләм узышы белән атна тәмамланачак.

Калган балалар укуларын дәвам итә. 4 нче февральгә булган мәгълүматларга караганда, республикада 466 мең 207 укучы һәм 31 801 укытучы көн саен иртәнге медицина фильтрын уза. Бүгенге көндә 758 укучы иртәнге фильтрны үтмәгән (1 сентябрьдән - 42 444 бала).

... Алга таба укырга»

Караулар: 368 | Өстәде: angel | Дата: 07.02.2022 | Комментарийлар (0)