Төп » 2022 » Февраль » 8 » Фәрит Мөхәммәтшин республика галимнәрен Россия фәне көне белән котлады
16:48
Фәрит Мөхәммәтшин республика галимнәрен Россия фәне көне белән котлады

Бүген, Россия фәне көнендә, Татарстан Фәннәр академиясендә әлеге вакыйгага багышланган тантаналы җыелыш узды. Республика галимнәрен һөнәри бәйрәмнәре белән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады. Шулай ук Фәннәр академиясенең гомуми җыелышы кысаларында Россия Президенты тарафыннан Фән һәм технологияләр елы дип игълан ителгән узган елга нәтиҗәләр ясалды.

“Безнең фән өлкәсендә горурланырлык уңышларыбыз бар, - дип басым ясады республика паралменты башлыгы, фәнни бергәлеккә мөрәҗәгать итеп, - безнең тарихчыларның, культурологларның, лингвистларның, физикларның, химикларның, биологларның һәм экологларның, медикларның исемнәре бөтен дөньяга билгеле. Алар – безнең  яшьләребез өчен  үрнәк булган, гражданнар арасында фәнне таратучы "алтын фондыбыз".

Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, Татарстан Республикасы Фән академиясенең уникаль социомәдәни проектларны эшләтеп җибәрү буенча тәҗрибәсе кызыклы. «Матди һәм рухи культураның күп төрлелеген өйрәнү, тарихи-археологик тикшеренүләр, гамәли нефть химиясе тикшеренүләре Татарстан фәненең визит карточкасына әйләнде, алар белән  башка төбәкләрдә дә кызыксыналар, - диде ул, - бюджет барлыкка китерүче нефть-газ химиясе һәм машина төзелеше кластерлары, Татарстанның энергетика һәм агросәнәгать комплекслары академик һәм югары уку йортлары белән тыгыз хезмәттәшлеккә бурычлы. Республикада фәнни-тикшеренү институтлары һәм республиканың әйдәп баручы предприятиеләре арасындагы үзара бәйләнешне саклап кала алдык. Татарстанның күптармаклы икътисадында башкача булуы мөмкин дә түгел».

Шуңа да карамастан, республика парламенты башлыгы билгеләп үткәнчә, фәнне үстерү өчен резервлар җитәрлек, Татарстанның социаль-икътисадый үсешенә әлегә фәннең өлеше аның чын потенциалына туры килми. "Бөтен юнәлешләр буенча эшне оештыру һәм планлаштыру ысулларын сыйфат ягыннан яңа дәрәҗәдә үзгәртергә, фәннең җитештерүдә һәм җәмгыять тормышында катнашуының яңа мөмкинлекләрен эзләргә, фундаменталь, гамәли тикшеренүләр һәм инновацион эшләнмәләр башкаруга академик, вуз һәм тармак фәненең бергәлегендә һәм Татарстан икътисадының өстенлекле тармакларында фәнни-мәгариф кластерларының потенциалын ачу юлыннан алга таба хәрәкәт итәргә кирәк, - дип саный Фәрит Мөхәммәтшин. Бу өлкәдә Академиянең Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге, республика югары уку йортлары, тармак институтлары һәм конструкторлык бюролары, сәнәгать предприятиеләре белән хезмәттәшлеген көчәйтергә кирәк».

Татарстан фундаменталь фәнгә ярдәм итүен дәвам итә: Фәннәр академиясе тормышка ашыра торган фәнни тикшеренүләрне финанслау структурасында бюджет средстволары шактый өлешне тәшкил итә. «Шул ук вакытта, барыннан да элек, фәнни идеяләрне коммерциализацияләү, инновацияләр кертү вакытын кыскарту аша бюджеттан тыш финанслауны активрак үстерергә кирәк, чөнки гамәли фәннең кыйммәте нәкъ менә оператив үзләштерүдә», - дип  басым ясады Дәүләт Советы Рәисе.

Фәрит Мөхәммәтшин республика галимнәрен парламент комитетлары каршында оештырылган эксперт советлары эшендә актив катнашырга чакырды. Республикада бөтен ил белән бергә Россия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләр кертүгә бәйле рәвештә  гамәлдәге законнарны җентекле анализлау бара. Инде кабул ителгәннәрдән тыш, йөзләгән кануннарны, меңләгән муниципаль актларны анализларга кирәк булачак. Бу яктан, сезнең абруйлы фикерегез, эксперт бәяләре бик тә кирәк. Хакимият органнарына, җәмгыятькә аналитик эшләнмәләр, модель тәкъдимнәре гомумән дә җитми ", - дип саный парламент башлыгы.

ТР Фән академиясе президенты Мәгъзүм Сәлахов узган юбилей елын (ТР Фәннәр академиясе төзелүгә 30 ел һәм ТАССР Академия үзәге оешуга 100 ел) республика галимнәре өчен уңышлы дип саный. Аерым алганда, Академия татар тел белеме һәм әдәбият белеме, тарих һәм сәнгать белеме, археология һәм энциклопедистика, экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану һәм кайбер башка юнәлешләр өлкәсендә тикшеренүләрне уңышлы үстерә. Татарстан патентлар саны буенча да Идел буе федераль округы төбәкләре арасында лидер булып кала.

Республикада игълан ителгән Туган телләр һәм халык бердәмлеге елы һәм Бөтенроссия халык санын алуны уздыру Фәннәр академиясе эшенә зур йогынты ясаган. «Барлык бу вакыйгалар яңа проектларны гамәлгә ашыруда чагылыш тапты, - дип ассызыклады Мәгъзүм Сәлахов, - мәсәлән, Фәннәр академиясендә халык санын алу белән бәйле рәвештә республикадан читтә яшәүче татарларның тарихына, теленә, мәдәниятенә кагылышлы 50дән артык китап басылып чыкты; милли идентификация мәсьәләләренә кагылышлы экспедицияләр, семинарлар һәм түгәрәк өстәлләр үткәрелде». Моннан тыш, татар телен һәм әдәбиятын укыту методикасын камилләштерү эше дә дәвам итте. 8-11 сыйныфлар һәм 5-9 сыйныфлар өчен туган (татар) әдәбияты буенча дәреслекләр эшләү тәмамланды.

Татарстан галимнәренең эшләнмәләре еш кына идарә карарлары нигезенә салына. Аерым алганда, Гаилә һәм демография үзәгенең фәнни-тикшеренү эшләре мәгълүматларыннан чыгып, 2023-2026 елларга Татарстан Республикасында ир-атлар мәнфәгатьләрендә гамәлләр стратегиясе проекты эшләнгән.

Узган ел Татарстан галимнәре медицина мәсьәләләренә зур игътибар биргәннәр. Аерым алганда, мөхбир әгъза Альберт Ризванов һәм аның фәнни җитәкчелегендә коллектив SputnikV вакцинациясеннән соң барлыкка килә торган, озак вакытка исәпләнгән иммунитетны өйрәнгәннәр. Аларның тикшеренүләре мәгълүматлары күрсәткәнчә, SputnikV вакцинасы беренче дозадан соң ук антитәнчекләр барлыкка китерә, ә икенче доза антитәнчекләр эшләп чыгаруны арттыра.

Татарстан галимнәренең шактый казанышлары нейроэндоскопияләр өлкәсендә дә тупланган. Узган ел Альберт Суфианов җитәкчелегендә галимнәр тарафыннан нейрохирургия өчен югары технологияле электрохирургия пинцетлары уйлап табылган һәм серияле җитештерүгә җибәрелгән.

Мәгъзүм Сәлахов шулай ук фән үсеше проблемаларына да тукталды. Шуларның берсе - фән һәм җитештерүнең җитәрлек дәрәҗәдә элемтәсе булмау. "Бүген икътисадның реаль секторыннан фәнни тикшеренүләргә ихтыяҗ бик аз, – диде ул, – инновацион процессның барлык катнашучылары арасында хезмәттәшлекне оештыру актуаль бурыч булып тора".

Тагын бер проблема - кадрлар мәсьәләсе. ТР Фәннәр академиясе каршындагы Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән ике диссертация советы ачылган. "Шул ук вакытта квалификацияле кадрлар әзерләү өчен шактый матди чыгымнар таләп итә, - диде Мәгъзүм Сәлахов, - бу фәнни журналларда мәкаләләр бастыруга да кагыла". Бүген галимнәр югары квалификацияле кадрлар өчен адреслы ярдәм күрсәтү системасын булдыру тәкъдиме белән чыктылар.

Тантаналы җыелыш дәүләт бүләкләрен тапшыру белән тәмамланды. Моннан тыш, бүген яшь галимнәргә Татарстан үсеше өчен перспективалы һәм әһәмиятле өлкәләрдә фәнни тикшеренүләр уздыру өчен грантлар һәм премияләр тапшырылды. Сертификатларны ТР Президенты ярдәмчесе Альберт Гыйльметдинов тапшырды.

ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте материаллары буенча

https://mon.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/2054898.htm

Карау: 312 | Йстәде: angel | Рейтинг: 5.0/1
Барлык комментарий: 0
avatar