Төп » 2022 » Февраль » 8 » Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинның Россия фәне көне белән рәсми котлавы
12:46
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинның Россия фәне көне белән рәсми котлавы

Хөрмәтле галимнәр, фәнни хезмәткәрләр, укытучылар, аспирантлар һәм студентлар!

Сезне чын күңелдән Россия фәне көне белән котлыйм!

Илебез һәм республикабызның үсеш һәм иминлек нигезен элек-электән дөньякүләм танылган фәнни мәктәпләр, бөек тикшеренүчеләр һәм новаторлар тәшкил итте. Россия галимнәре һәрчак тынгысыз хезмәтләре, халык мәнфәгатьләренә һәм үз һөнәрләренә тугрылыклары белән аерылып торды. Аларның казанышлары нәтиҗәсендә илебезнең байлыгы һәм көч-куәте үсә барды.

Бу матур бәйрәм даими интеллектуаль эзләнүдә булган, үз өстендә эшләү, фикерләү даирәсен киңәйтү һәм белем багажын тулыландырудан туктамаган  үзенчәлекле кешеләрне берләштерә. Фән юлы – ул кешенең тормышын, уй-фикерләрен, холкын, гадәтен һәм яраткан шөгыльләрен тулысынча үзгәртә, үзенә буйсындыра торган озын дистанция.

Тарихтан билгеле булганча, Татарстан һәрвакыт илебезнең фәнни-мәгариф комплексы лидерларының берсе буларак чыгыш ясый, ә республикабыз башкаласында күп кенә бөтен дөньяга танылган фәнни мәктәпләр үз башлангычларын ала.

Дәүләтләрнең позициясе, барыннан да элек, интеллектуаль ресурсларны, алдынгы технологияләр һәм фәнни җитерештерүне билгеләгән чорда бу бик мөһим. Фән үсешенең югары дәрәҗәдә булуы икътисадның динамик үсеше, конкуренциягә сәләтлелек һәм иминлек өчен әһәмиятле шарт булып тора.

Әлеге бәйрәм көнендә Сезгә ихлас рәхмәт сүзләремне җиткерәм һәм яңа казанышлар, планнарыгызны тормышка ашыруда уңышлар телим! Сезгә һәм гаиләләрегезгә ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек юлдаш булсын!

https://mon.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/2054669.htm

Карау: 311 | Йстәде: angel | Рейтинг: 5.0/1
Барлык комментарий: 0
avatar