"Шаян ТВ" каналы татар җырын башкаручыларның "Сәйлән" IV Балалар телевизион фестивален үткәрү турында игълан итте. Фестиваль 2022 елның 17 гыйнварыннан 2022 елның 12 ноябренә кадәр үткәрелә.

Фестивальдә Татарстан Республикасында һәм Россия Федерациясенең башка субъектларында яшәүче 6 яшьтән 13 яшькә кадәрге (шул исәптән) балалар катнаша ала. 

Фестивальдә татар телендәге түбәндәге жанрдагы җырлар башкарылырга тиеш:

- Татар халык җыры;

- Ретро җыр;

- Альтернатив музыка (джаз, рэп, рок, фолк һ. б.);

- Балалар җыры;

«Сәйлән» балалар эстрада конкурсы "Шаян ТВ" каналында дүрт ел элек старт алды. Ул вакытта 6 яшьтән алып 15 яшькә кадәр яшь башкаручыла ... Алга таба укырга»

Караулар: 230 | Өстәде: angel | Дата: 02.03.2022 | Комментарийлар (0)

Быел дүртенче, сигезенче сыйныф укучылары аларны гадәти режимда язачак, ә 11 нче сыйныф укучылары өчен уздырылу тәртибен мәктәп үзе хәл итәчәк. 11 нче сыйныфлар өчен тикшерү эшләрен тапшыру 1 марттан 25 мартка, калганнар өчен 15 марттан 20 майга кадәр планлаштырыла. Әлеге вакыт кысаларында һәр сыйныф һәм предмет өчен мәктәпләр үзләре билгеләячәк. Эш вариантлары һәр уку йорты өчен индивидуаль рәвештә биреләчәк. 11 нче сыйныф укучыларына тарих, биология, география, физика, химия һәм чит телләр инглиз, немец һәм француз телләре буенча эшләр башкарырга туры киләчәк. Әлеге фәннәр буенча тикшерү эшләре Бердәм дәүләт имтиханын (БДИ) тапшыру өчен предметларга эләкмәгән мәктәп укучылары өчен үткәрелә.

Дүртенче сыйныф укучылары рус, математика һәм әйләнә-тирә дөнья буенча, бишенче сыйныф укучылары-рус, математика, тарих, биология буенча тикшерү эшләрен язачак. Алтынчы һәм сигезенче сыйныф укучылары өчен рус һәм математика, ә җи ... Алга таба укырга»

Караулар: 166 | Өстәде: angel | Дата: 02.03.2022 | Комментарийлар (0)

Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә яңа «Апуш» балалар татар театр студиясенә кастинг узды. Анда Казан, Лаеш, Балтач, Арча районнарыннан 9-15 яшьлек 100 гә якын бала катнашты.

Укучылар үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәттеләр – җырлар башкардылар, шигырьләр сөйләделәр, биеделәр, шулай ук жюри әгъзаларының биремнәрен үтәделәр. Кастингта катнашучыларны Россиянең халык артисты, «Сәйдәш» мәдәният үзәге сәнгать җитәкчесе Лима Кустабаева, театр актеры, актерлык осталыгы буенча укытучы, «Апуш» студиясе җитәкчесе, «Перспектива» гранты иясе Алия Фәйзрахманова, театр актеры Резедә Сәләхова, вокал буенча педагог Лилия Зәйнуллина, театр актеры, җырчы, музыкант Ильяс Фәйзрахманов бәяләде.

Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова ТР башкаласында татар театр студияләрен ачарга кирәклеген билгеләп үтте. «Без ... Алга таба укырга»

Караулар: 189 | Өстәде: angel | Дата: 02.03.2022 | Комментарийлар (0)

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның яшь галимнәре белән очрашты. Очрашу Россия Фәннәр академиясе Казан фәнни үзәгенең Е.К. Завойский ис. Казан физика-техник институтында узды.

Рөстәм Миңнеханов җыелучыларны 8 февральдә билгеләп үтелә торган Россия фәне көне белән котлады. «Очрашуыбызга шатмын. Без барыбыз да аңлыйбыз: фәннән башка безнең держава шундый алдынгы була алмый. Безнең перспективалы яшь галимнәр бар. Бүген миңа яңа тикшеренүләр турында сөйләделәр. Мин инде якын арада алар нигезендә гамәлгә ашырылачак гамәли әйберләрне дә күрәм. Гомумән алганда, безнең фәнне алга таба үстерү буенча зур планнарыбыз бар», - дип ассызыклады ул.

Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, бүген республикада академик фән үзәге (Академик шәһәрчек) булдыру мәсьәләсе карала. «Аңлау бар. Фәнни эчтәлек өлеше – академикларныкы, ә без ... Алга таба укырга»

Караулар: 293 | Өстәде: angel | Дата: 09.02.2022 | Комментарийлар (0)

Бүген, Россия фәне көнендә, Татарстан Фәннәр академиясендә әлеге вакыйгага багышланган тантаналы җыелыш узды. Республика галимнәрен һөнәри бәйрәмнәре белән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады. Шулай ук Фәннәр академиясенең гомуми җыелышы кысаларында Россия Президенты тарафыннан Фән һәм технологияләр елы дип игълан ителгән узган елга нәтиҗәләр ясалды.

“Безнең фән өлкәсендә горурланырлык уңышларыбыз бар, - дип басым ясады республика паралменты башлыгы, фәнни бергәлеккә мөрәҗәгать итеп, - безнең тарихчыларның, культурологларның, лингвистларның, физикларның, химикларның, биологларның һәм экологларның, медикларның исемнәре бөтен дөньяга билгеле. Алар – безнең  яшьләребез өчен  үрнәк булган, гражданнар арасында фәнне таратучы "алтын фондыбыз".

Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, Татарстан Республикасы Фән академиясенең уникаль социомәдәни проектларны эш ... Алга таба укырга»

Караулар: 289 | Өстәде: angel | Дата: 08.02.2022 | Комментарийлар (0)

«Россия Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсы ел саен иҗади эшләүче педагогларны ачыклау, аларга ярдәм итү һәм бүләкләү, перспективалы белем бирү идеяләрен һәм практикаларын популярлаштыру, шулай ук педагог һөнәренең уңай имиджын формалаштыру максатыннан үткәрелә.

Быел конкурс түбәндәгечә үткәрелә:

мәктәп этабы - 2021 елның 16-23 декабрь,

муниципаль этап - 2021 елның 17 гыйнварыннан 2022 елның 25 гыйнварына кадәр;

зона этабы - 2022 елның 10 февраленнән 5 мартына кадәр аерым график буенча. 

Төбәк этабы 2022 елның 20-25 мартында узачак.

Конкурс ике телдә - русча һәм татарча булачак.

Конкурсның зона этабы 9 конкурс мәйданчыгында узачак: Биектау, Бөгелмә, Спас, Балык Бистәсе, Югары Осл ... Алга таба укырга»

Караулар: 302 | Өстәде: angel | Дата: 08.02.2022 | Комментарийлар (0)

Хөрмәтле галимнәр, фәнни хезмәткәрләр, укытучылар, аспирантлар һәм студентлар!

Сезне чын күңелдән Россия фәне көне белән котлыйм!

Илебез һәм республикабызның үсеш һәм иминлек нигезен элек-электән дөньякүләм танылган фәнни мәктәпләр, бөек тикшеренүчеләр һәм новаторлар тәшкил итте. Россия галимнәре һәрчак тынгысыз хезмәтләре, халык мәнфәгатьләренә һәм үз һөнәрләренә тугрылыклары белән аерылып торды. Аларның казанышлары нәтиҗәсендә илебезнең байлыгы һәм көч-куәте үсә барды.

Бу матур бәйрәм даими интеллектуаль эзләнүдә булган, үз өстендә эшләү, фикерләү даирәсен киңәйтү һәм белем багажын тулыландырудан туктамаган  үзенчәлекле кешеләрне берләштерә. Фән юлы – ул кешенең тормышын, уй-фикерләрен, холкын, гадәтен һәм яраткан шөгыльләрен тулысынча үзгәртә, үзенә буйсындыра торган озын дистанция.

Тарихтан бил ... Алга таба укырга»

Караулар: 305 | Өстәде: angel | Дата: 08.02.2022 | Комментарийлар (0)

Бүгенге көннән, уку планы нигезендә, беренче сыйныф укучылары өчен 7 февральдән 12 февральгә кадәр өстәмә каникуллар оештырылды. Мәктәпләрдә саф һавада уртак чаралар планлаштырылган, балалар музейларга һәм театрларга, "Россия - минем тарих" тарихи паркына барачак. 7 февральдә балаларга "Оркестрның тылсымлы кыллары" проекты кысаларында Дәүләт симфоник оркестры музыкантлары мастер-класс күрсәтәчәк, "Яшьлек" балалар иҗаты үзәгендә "Чиста күк өчен рәхмәт" дип аталган кәгазь самолетлар очырту буенча шәһәр ярышлары узачак. 12 февральдә "Россия чаңгы юлы-2022" массакүләм узышы белән атна тәмамланачак.

Калган балалар укуларын дәвам итә. 4 нче февральгә булган мәгълүматларга караганда, республикада 466 мең 207 укучы һәм 31 801 укытучы көн саен иртәнге медицина фильтрын уза. Бүгенге көндә 758 укучы иртәнге фильтрны үтмәгән (1 сентябрьдән - 42 444 бала).

... Алга таба укырга»

Караулар: 307 | Өстәде: angel | Дата: 07.02.2022 | Комментарийлар (0)